Каратауда ислам: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 5:
[[Ислам]] белән беренче очрашу [[Госманлы империясе]] яулап алуыннан бик күпкә алда була. Беренче булып, каратаулылар [[Урта диңгез]] ярларына килеп туктаган Сицилия гарәпләре (''пиратлар'') белән очраша.
 
Ислам Каратау җирләренә ныклап [[XV гасыр]]да үтеп керә. Зета кенәзлеге (''хәзерге'' [[Каратау]] җирләре) хакиме (''1465—1490 елларда'') Иван Црноевичның (Ivan Crnojević) {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Венеция республикасы|венецианнар|en|Republic of Venice}} белән сугыш хәлендә булуыннан файдаланып, [[Госманлы империясе]] [[1478 ел]]да Каратау территориясенең зур өлешен яулап алып, Ислам динен кертә. Иван Црноевич [[Италия]]гә госманлыларга каршы көрәштә ярдәм сорап китә, уңышсызлыкка дучар булу сәбәпле, Каратауга әйләнеп кайта, Госманлы империясенә буйсынуын белдерә. Иван Црноевичның өченче улы Станиша Черноевич (Staniša Crnojević) мөселман динен кабул иткән (Искәндәр бәк исемен алган) беренче югары даирә каратау кешесе була. Иң күренекле гаиләләрнең әгъзалары ислам динен кабул итә. Шул вакыттан бирле Ислам Каратауның бер өлешендә ныклап урнаша.
 
Бу чорда Каратауда мөселманнарның матди мәдәнияте объектлары: [[мәчет]], [[мәдрәсә]] (''рөшдия, ибтидаи''), хамам-мунча, мөсафирханә, кәрван-сарай һәм башкалар барлыкка килә. [[Имам]]нарның күбесе белем алу өчен ерактагы Ислам дини үзәкләренә — [[Истанбул]], [[Мисыр]], [[Хиҗаз]]га ([[Согуд Гарәбстаны]]) һәм башка урыннарга бара. Госманлы империясе хакимияте вакытында хәзерге Каратау территориясендә төрле вакытта 162 мәчет төзелгән. Бу мәчетләрнең 88е фетнә, сугыш, янгын һәм җир тетрәү (''[[1979 ел]]'') вакытларында юк ителгән<ref name=":Islamske zajednice">[https://www.monteislam.com/islamska-zajednica-u-crnoj-gori/historija-islamske-zajednice Historijat Islamske zajednice (Ислам җәмгыяте тарихы)]</ref>.
Юл номеры - 18:
Каратауда мөселманнарның матди-мәдәни мирасы бик зур: мәчет, мәдрәсә, мөсафирханә, хәмәм һәм башкалар. [[XX гасыр]] ахырында һәм [[XXI гасыр]] башында кайбер мәчетләрнең фундаментында яңалары төзелә. Бүген Каратауда 116 мәчет бар, алар белән янәшә 11 [[мәдрәсә]] төзелгән<ref name=":Islamske zajednice" />.
 
Каратау мөселманнары милләте буенча, нигездә, босниялеләр, [[албаннар]], этник мөселманнар, мөселман каратаулылар. Алар күбесенчә Санҗак дип аталган тарихи өлкәдә (''Плевля, Биело-Поле, Беране, Андриевица, Рожае, Плав җәмгыятьләрендә'') көн күрә. {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Санҗак|Санҗак|en|Sandžak}} тарихи өлкәсенең Каратау ягында 420 мең кеше яши. Төбәк халкының ~52 % ы — славян-мөселманнар, ~45 % ы — христиан серблар һәм каратаулылар. Халыкның зур өлешен [[албаннар]], [[чегәннәр]] һәм башка халыклар тәшкил итә.
 
Каратауның Подгорица, Тузи, Диноша, бар, Острос, Улцинь, Плевля, Биело Поле, Беране, Петница, Рожае, Плав һәм Гусине шәһәрләрендә һәм бистәләрендә (барысы 13) ислам җәмгыяте шурасы төзелгән.
Юл номеры - 52:
 
{{Аурупада ислам}}
 
[[Төркем:Илләр буенча ислам]]
[[Төркем:Каратауда дин]]