Forvo: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 71:
 
Forvo җитәкчелеге сайтның үсеше, кулланучылар өчен яңа мөмкинлекләр һәм уңайлыклар булдыру турында даими кайгыртып тора. Әйтик, 2020 елның февралендә аерым сүзләр һәм гыйбарәләр/җөмләләр тупланмалары берләштерелде. Нәтиҗәдә хәзер кулланучылар, үзләре кызыксынган сүзне эзләгәндә, шул сүзнең кулланылышын ачыклаучы берничә сылтамага тап булалар. Forvo чын мәгънәсендә '''дөнья телләренең тулы аңлатмалы аудиосүзлеге''' булып әверелә. Татар теле тупланмасы, әлеге үзгәрешләр тормышка ашканчы ук, өстәлгән сүзләр, гыйбарәләр һәм җөмләләр саны буенча 600 меңлек чикне узып киткән һәм сайтта беренче урынга чыккан иде инде.
 
2019 ел тәмамланган көннәрдә, себерлеләрнең ярты ел дәвамындагы үтенечләрен канәгатьләндереп, Себер татар теле сайтта мөстәкыйль тупланма теле буларак теркәлде. Моңа кадәр Себер теле сүзләре һәм гыйбарәләре гомумтатар тупланмасында гына урнаштырыла иде. Әмма Себер татарларының активлыгы юк дәрәҗәсендә булу сәбәпле, яңа тупланмага нигез салу эшен Татарстан татарларына тапшырырга туры килде. Һәм Себер тупланмасына беренче 3 мең кертемне Казан татарлары ясадылар.
 
== Искәрмәләр ==