Эльмира Шәрифуллина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
 
== Биография ==
Эльмира Шәрифуллина [[1947 ел]]ның [[4 июнь|4 июнендә]] [[Татарстан]]ның [[Мөслим районы]] Симәк авылында хезмәткәрукытучылар гаиләсендә туган. [[Актаныш районы]]ның Зөбәер авылы сигезьеллык мәктәбен һәм [[1966 ел]]да [[Минзәлә педагогия көллияте|Минзәлә педагогика училищесын]] тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлый: бер ел [[Мамадыш]] шәһәрендә Пионерлар йорты директоры һәм мәктәптә укытучы, [[1967 ел]]ның көзеннән [[Казан]]дагы китап кибетендә комплектлаучы, [[Яшел Үзән]]дәге 6 номерлы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы ([[1968 ел|1968]]-[[1970 ел|1970]]), аннары Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы [[Татарстан радиокомитеты|Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты]]нда редактор ([[1970 ел|1970]]-[[1972 ел|1972]]) һәм [[«Ялкын» журналы|«Ялкын»]] республика балалар журналы редакциясендә учетчица ([[1972 ел|1972]]-[[1983 ел|1983]]) булып эшли. [[1974 ел]]да, эшеннән аерылмыйча укып, [[Казан дәүләт университеты]]ның татар филологиясе бүлеген тәмамлый. [[1983 ел]]ның октябреннән Э.Шәрифуллина [[«Яшь ленинчы» газетасы]] редакциясендә бүлек хәбәрчесе хезмәтендә.
 
Э. Шәрифуллина үзенең үзенең шигырьләре белән көндәлек матбугатка 60нчы елларның урталарыннан катнаша башлый. Соңга таба аның шигырь цикллары күмәк җыентыкларга (“Шигырь бәйрәме”, [[1968 ел|1968]]; “Беренче карлыгачлар”, [[1970 ел|1970]]; “Кызлар җыры”, [[1977 ел|1977]]) кертелә, “Казан утлары”, “Азат хатын”, “Ялкын” журналларында басыла. [[1976 ел]]да шагыйрәнең нәниләр өчен “Безнең зоопарк” дигән китабы һәм [[1984 ел]]да лирик шигырьләре тупланган “Яңгыр җиле” исемле җыентыгы дөнья күрде. Ул шулай ук проза жанрында да эшли – яшьләр тормышына багышланган очерклар һәм балалар өчен хикәяләр яза.