Норвегиядә ислам: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
(аермасы юк)

15 фев 2020, 19:15 юрамасы

Норвегиядә ислам (норв. Islam i Norge) — Норвегия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Норвегия халкының (5 378 мең кеше) 5, 70 % ы (142 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Христианлыкның төрле формаларыннан соң, Ислам — Норвегиядә киң таралыш алган икенче дин. Норвегия мөселманнарының күпчелеге — сөнниләр, шулай ук шигыйлар да бар. Мөселманнарның 55 % ы Осло һәм Акерсхус фюлькесында яши. Күпчелек Норвегия мөселманнары — иммигрантлар, аларның иң зур төркеме — пакистанлылар.

Ослода Бөтендөнья ислам миссиясе мәчете
Сөнниләрнең үзәк җәмигы. Осло

Тарих

1260 елда Норвегиягә Тунис илчелеге килү факты теркәлеп калган. Әмма илдә мөселман халкы XX гасырның икенче яртысына кадәр сизелерлек күп булмаган. Башка Көнбатыш Аурупа илләренә караганда Норвегиягә мөселман илләреннән иммиграция соңрак башлана, ХХ гасырның 60 нчы елларында көчәя. Беренче тапкыр Норвегиядә мөселманнар саны 1980 елда теркәлгән һәм 1 006 кеше тәшкил иткән. Бу сан — мәчетләрдә теркәлгән мөселманнар саны гына. 1990-еллар ахырында ислам тарафдарларынынң саны буенча Норвегиядә католик чиркәвен узып киткән. 2010 елда Швециянең Эребру шәһәре мөселманы Согуд Гарәбстаны акчасына Тромсёда мәчет төзергә теләгән, әмма Норвегия хөкүмәте, Согуд Гарәбстанында дин иреге булмауны сылтау итеп, рөхсәт бирмәгән.

Мәчетләр

Норвегиянең беренче мәчете Ослода Ислам мәдәни үзәгендә 1974 елда ачылган. Аны пакистанлылар Копенгагенда урнашкан Ислам мәдәни үзәге ярдәмендә оештырган. Мөселман өммәтенең тиз үсүе белән мәчетләрнең саны арта бара.

Мөселманнар

2000 елда якынча 500 норвегияле ислам динен кабул иткән. Калган мөселманнар — чит илләрдән килгән беренче яки икенче буын иммигрантлар.

Килгән иле Сан (2008 ел)
Пакистан 30 134
Сомали 27 881
Гыйрак 21 795
Босния һәм Герцеговина 15 649
Иран 15 134
Төркия 15 003
Дингә яңа килүчеләр от 900 до 1000

Сылтамалар

Искәрмәләр