Прага мәчете: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
(аермасы юк)

14 фев 2020, 14:59 юрамасы

Прага мәчете (чех. Pražská mešita) — Чехиянең башкаласы Прага шәһәрендә урнашкан Прага ислам үзәгендәге ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Чехиядә төзелгән икенче (Брно мәчетеннән соң) мөселман гыйбадәтханәсе.

Мәчет
Прага мәчете
чех. Pražská mešita
Мәчет алды
Мәчет алды
Мәчет алды
Ил Чехия
шәһәр Прага
Дин Ислам
Бина төре манарасыз, гөмбәзсез мәчет
Төзелеш еллары 19961999 еллар
Төп даталар:
1996 (җир сатып алынган)
1999 (үзгәртеп кору тәмамланган)
1999 (ачылган)
Халәте гамәлдә

Тарих

Төп мәкалә: Чехиядә ислам

Прагада 1989 елда беренче мәртәбә күмәк рәвештә намаз уку оештырыла. Моның өчен төрле биналар арендага алына. Җомга намазларын уку Мисырның Прагадагы илчелегенең сыйныф бүлмәсендә башкарыла. Аннан мөселман студентлар күп булган университет тулай торагына күчә. 1992 елда студентларның ислам берлеге, соңрак Ислам фонды оеша. 1993 елда арендага алган бинада гыйбадәтханә оештырыла. 1996 елда Ислам фонды ике катлы бинасы булган җир кишәрлеге сатып ала. Бина өч катлы итеп яңадан корыла. Үзгәртеп кору 1999 елның язында тәмамлана. 1999 елның 7 маенда яңа Ислам үзәгендә (Прага мәчете, Кара күпер янындагы мәчет, Mešita u Černého mostu) беренче җомга намазы укыла. 2001 елдан мәчетнең имамы — мисырлы Кәрам әл-Бәдәви (Karam al-Badawi). Соңрак аны Йәмәннән килгән Әхмәд әл-Хәдими (Ahmad al-Khadhmi), боснияле Әмир Омич (Emir Omič) алыштыра. Прагада Чехиядә яшәүче мөселманнарның күпчелеге яши. Җомга намазына бирегә даими рәвештә 700 гә якын мөселман килә, ә башка шәһәрләрдә алар берничә тапкыр азрак җыела[1].

Сылтамалар

Искәрмәләр