Фехтование: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
Фехтование тарихы бик күптәннән башлана. Борынгы [[Һиндстан]] халыкларының корал белән күнегүләр принциплары тупланган изге китабы булган. [[Борынгы Греция]] һәм [[Рим империясе]]ндә фехтовкалау сәнгать төре буларак тамашачы арасында киң таралыш ала. Грекларда салкын корал кулланып көрәшергә өйрәтә торган мәктәпләр дә оештырыла.
 
[[Шпага]] һәм [[рапира (спорт)|рапира]] кулланып көрәшү сәнгате буларак фехтовкалау [[XV гасыр]]да [[Испания]]дә формалаша. Фехтовкалау тарихы буенча беренче китаплар буларак та Испания мөгаллимнәренең [[1474 ел]]да язылган хезмәтләре исәпләнелә. Якынча шул ук вакытта Германиядә – фехтовкалау укытучылары корпорациясе, ә Англиядә фехтовкалаучылар ассоциациясе оештырыла. XVI гасыр уртасында [[Аурупа]]да фехтовкалау үзәге буларак башта Италия, соңрак Франция исәпләнелә. Франция короле мушкетерларының фехтовкалау осталары буларак даны бөтен Европага тарала. Бу чорда фехтовкалауның дуэль һәм спорт формалары популярлаша.
 
Спорт төре буларак фехтовкалау [[1896 ел]]да яңадан уздырыла башлаган беренче [[Олимпия уеннары]] программасына кертелә. [[Афина]] шәһәрендә узган Уеннарда ир-ат спортчылар рапира һәм саблякылыч белән фехтовкалау буенча ярышалар.
 
{{Цитата|автор=[[Мольер]]|Фехтование — көндәшеңә сугып, үзең сугулар астына эләкмәү сәнгате. Көндәшеңә һөҗүм ясаган вакытта аның сугуларыннан сакланырга кирәк булу фехтовкалау сәнгатен авыр һәм катлаулы итә, чөнки коралга сулыш өрү өчен күрүче һәм искәртеп торучы күзгә, уйлаучы һәм карар кылучы акылга, гамәлләр кылучы кулга төгәллек һәм тизлек өстәргә кирәк}}