Роберт Миңнуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: Өфә, replaced: Өфә → Уфа using AWB
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 33:
Мәктәптән соң ике ел [[Маяк (Илеш районы, гәзит)|«Маяк»]] исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы «Маяк», «Ленинсе», [[Кызыл Таң|«Кызыл таң»]] газеталарында басыла.
 
[[Казан дәүләт университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. «[[Татарстан яшьләре]]», «[[Социалистик Татарстан]]» газеталарында, [[«Казан утлары» журналы]]нда, [[«Идел» альманахындаальманахы]]нда шигырьләре күренә башлый. «Беренче карлыгачлар» ([[1970 ел|1970]]) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. [[1972 ел]]да ул яшь шагыйрьләрнең 5-нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. [[Михаил Львов (1917)|Михаил Львов]], Валентин Сорокин кебек танылган урыс шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр. [[1973 ел]]да [[Илдар Юзеев]] [[«Татарстан яшьләре» газетасы]]нда яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә.
 
Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре [[Шәүкәт Галиев]] игътибар итә. [[Хәсән Туфан]], [[Сибгат Хәким]], [[Фатих Хөсни]] кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар. Яшь шагыйрь татар әдәбиятын өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килде. Балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алды. Моңа кадәр балаларныкы саналмаган темаларны да нәниләр [[Шигърият|поэзиясенә]] Р. Миңнуллин кертте. Аның педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган, поэтик яктан зур осталык белән эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш яңгырый. Үзенең остазы [[Шәүкәт Галиев]] иҗатына таянып, шулай ук халык авыз иҗатыннан, урыс һәм дөнья балалар әдәбиятыннан илһам алып балалар шигъриятенә килгән шагыйрьнең хәзер инде үзе тудырган шигъри дөньясы, үзенең шаян балачагы, балаларча үз фәлсәфәсе бар. Аннан соң килгән яшь шагыйрьләрнең балалар өчен язган шигырьләрен игътибар беләнрәк карасаң, Р. Миңнуллин шигырьләрендәге интонацияләр, сөйләү манерасы, аныкына тартым гыйбарәләр, хәтта аерым юллар табарга мөмкин. Димәк, шагыйрьнең үз шәкертләре, дәвамчылары бар, үз мәктәбе туып килә. Балалар шигъриятен популярлаштыруда аның роле зур. Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. «Акбай цирк карый» ([[1978 ел|1978]]), «Җиде абый тай җигә» ([[1980 ел|1980]]), «Айга очтык» ([[1982 ел|1982]]) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен [[1982 ел]]да Р. Миңнуллин [[Муса Җәлил премиясе|Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә]] лаек була. [[1983 ел]]да исә ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга.