«Кулланучы бәхәсе:Ilnur efende» битенең юрамалары арасында аерма

1867 байт добавлено ,  6 месяцев назад
Илнур әфәнде, элекке ССРБ барлык төрки телләрендә урысчалаштыру сәясәте үткәрелгән, һәм әзәри, казакъ телләрендә дә кислота дип языла иде, ләкин хәзер һәр җирдә терминнар үз телендә тәрҗемә ителгән, тик татар телендә кислота, самолет, семьялык дип язалар, кайбер мәкаләләр яртылаш урысча, яртылаш татарча язылган. Татар телендә шул терминнар бар һәм аларны кулланырга кирәк. Татар Википедиясендә татар сүзләренә һаман өстенлек бирелә. Шуңа күрә төп мәкалә татарча "әчелек" аталырга тиеш, а кислота-дан юнәлтү булсын. Ә чыганаклар бетерергә ярамый, бу кагыйдәләр бозылуы. Үзгәртүләр сугышын туктатырга һәм килешүгә килергә чакырам.--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 2 фев 2020, 12:24 (UTC)
: Сезнең бәхәс битендә кагыйдәләргә сылтама бирдем, танышыгыз, Википедия - эксперементлар урыны түгел.--[[Кулланучы:Ilnur efende|Ilnur efende]] ([[Кулланучы бәхәсе:Ilnur efende|бәхәс]]) 2 фев 2020, 12:31 (UTC)
::Анда конструктив юк, анда рәнҗетү сүзләре бар. Сез ТатВикидә 5 ел дәвамында булмаганда низаг да булмады, сез килгәч, сугышны башладыгыз. Сез логика турында сорыйсыз, менә ул: мин 3 чыганактан (сүзлектән) кислота - әчелек тәрҗемәсен китердем [https://www.tatdic.ru/%D0%BF%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%BE%D0%B4/%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9-%D1%80%D1%83%D1%81%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9/%D3%99%D1%87%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BA 1],[https://tatar-republic.ru/one_word.php?word=9629&tr=2 2], [https://classes.ru/all-tatar/dictionary-tatar-russian-s-term-12908.htm 3], сез ошамаган чыганакны мин язган мәкаләдә бетерәсез (сүз уңаеннан, бу ТатВики кагыйдәләрен бозу), мин тагы чыганакны китерә алам [https://tatpoisk.net/dict/tat2rus/%D3%99%D1%87%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BA сүзлек4], ягъни берничә сүзлектә ''кислота'' - әчелек тәрҗемәсе бар, ә сез сингармонизмга буйсынмаган туры урыс алынмасы - кислота сүзе өчен көрәшәсез, ләкин Татар Википедиясендә татар сүзләренә приоритет бирелә, шуңа күрә әчелек приоритетта тора. Кардәш төрки халыкларда да бу терминнар үз телендә күптән тәрҗемә ителгән инде.
*P.S. Һәр сугыш килешү белән тәмамлана.--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 3 фев 2020, 09:25 (UTC)
22 323

правки