Татарстан яшьләре (газета): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Тамга: күрсәтмәле төзәтмә Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 55:
 
=== 1920-1930нчы еллар ===
Гәзитне [[1920 ел]]ның [[22 гыйнвар]]ында «Кызыл яшьләр» исеме белән [[Комсомол|Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге]] [[Татарлар|татарлары]]тарафыннан, Казан губерна башкарма комитеты органы<ref name=":0">''Гафиятов Атлас'' Халык белән бергә. "Татарстан яшләре" газетасына - 100 ел! / А.Х.Гафиятов // Безнең Мирас. - Казан. - 2020. №1. Б.31-35.</ref> буларак чыгарачыгарыла башлый. Гражданнар сугышы елларында гәзит беренчел дәрәҗәдә яшьләрнең тыл һәм фронттагы уңышларына әһәмият бирә. Аннары халык хуҗалыгын торгызу, ачлык һәм җимерелеккә каршы тору темалары төп урын ала. Сугыш елларының килүен сизеп, гәзит 1930нчы елларның икенче яртысыннан хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирә.
 
1923 елда гәзит тарафыннан "Яшь инкыйлабчы җырлары" җыентыгы басылып чыга. Шулай да, гәзит бастырган кушымталар арасында:
Юл номеры - 63:
* "Кызыл яшьләр" чәчүдә - 1932.
 
Беренче бишъеллыклар чорында гәзит комсомол күзәнәкләренең хезмәте, яңа эшчеләрнең көндәлек тормышын үзгәртү, аларны профессиональ оешмаларга кертү турында күп яза. [[Иосиф Сталин|И.Сталин]] чорында акландыру, татар кызларын комсомол яшәешенә юнәлтү, [[ТАССҖ]]<nowiki/>да балалар хәрәкәтен үстерү, кечкенә хәбәрчеләрне җәлеп итү белән бер рәттән халыкны ''дингә каршы'' коммунистик мәнфәгатьләрдә тәрбияләү зур урын ала. Гәзитнең махсус бүлегендә кара халык, яшь эшчеләрнең беренче казанышлары басыла. Гәзиттә [[Фатих Кәрим|Ф. Кәрим]], [[Габдрахман Минский|Г. Минский]], [[Һади Такташ|Һ. Такташ]] кебек танылган язучылар хезмәт итә. Гәзит диварларында [[Фатих Хөсни|Ф. Хөсни]], [[Гадел Кутуй|Г. Кутуй]], [[Ибраһим Гази|И. Гази]], [[Шәрәф Мөдәррис|Ш. Мөдәррис]], [[Әмирхан Еники|Ә. Еники]]<nowiki/>нең беренче иҗади уңышлары дөнья күрә. Сугышка кадәрге елларда гәзит битләрендә [[Кәрим Әмири|К.Әмири]], [[Муса Җәлил|М.Җәлил]], [[Мәхмүд Максуд|М. Максуд]], [[Шамил Усманов|Ш. Усманов]], [[Гомәр Толымбай|Г. Толымбай]], [[Хәсән Туфан|Х. Туфан]], Ш. Шәхретдинов әсәрләрен дә күреп була.
 
Репрессияләр казасы да гәзиттән тыш үтә алмыйча, гәзит хезмәткәрләренә турыдан-туры кагылды. Бу сәбәптән күп хезмәткәрләр ике-өч ай гына эшләп калалар, елына дүртәр-бишәр мөхәррирләр алмашына.
 
=== 1940-1980нче еллар ===
[[1941 ел]]да ир-егет хезмәткәрләрне [[Кызыл гаскәр]]гә чакыру сәбәпле гәзит чыгудан туктый. [[1949 ел]]ны «Яшь сталинчы» исеме белән [[ТАССР]] [[ВЛКСМ]] комитеты органы буларак яңадан чыга башлый. Яңа оешкан гәзит хезмәткәрләре арасында Шәрәф Мөдәррис, Г. Хуҗи, Г. Насрый, С. Урайский, [[Ислам Беляев|И. Беляев]], Г. Сагидуллин. Бу елларда гәзит белән [[Мөхәммәт Садри|М. Сәдри]], Д. Фәйзи, [[Нәби Дәүли|Н. Дәүли]], [[Мостафа Ногман|М. Ногман]], [[Галимҗан Латыйп|Г. Латыйп]] кебек таныклы шәхесләр хезмәттәшлек итә.
 
1956 елда гәзиткә "Татарстан яшьләре" исеме бирелә, гәзитнең форматы үзгәртелә, һәм тиражы 15 000 данәгә кадәр арта. Халык хуҗалыгының үсеше, Татарстандагы яңа нефть ятмаларын үзләштерүе, шуңа комсомол яшьләренең зур өлеш кертүе гәзитнең бу елдагы төп юнәлешләрен тәшкил итә. Озакламый гәзит битләрендә яңа вакыйгалар яктыртыла башлый: нефтьчеләр тормышы, КамАз, Түбән Кама нефть химиясе комбинаты төзелешләре<ref name=":0" />. Коммунистик дөнья күреше, социализм тарафларындагы көрәш, социалистик бәйгеләрдә катнашуга өндәү һәм башка бу вакытның иң мөһим дәүләт пропагандалаган темалар да гәзиттә төп урын ала. Социалистик бәйгеләр арасында:
 
* "Язгы чәчү батыры"
Строка 76 ⟶ 78 :
 
"Үзгәртеп кору" елларында яшьләрнең гәзит белән кызыксынуы шактый арта: тираж 85 меңнән 285 мең данәгә җитә<ref>[https://matbugat.ru/enc/gaynullin-hlim-1150/ Хәлим Гайнуллин] ''Матбугат.ру''</ref>.
 
1960-80 елларда гәзит каршында әдәби берләшмә эшләп килә һәм анда бүгенге күп кенә мәшһүр язучылар чыныгу ала<ref name=":0" />. Үзенең чәчәк ату елларында гәзит агитатор һәм пропагандист кына түгел, ә халык өчен мөһим оештыручы вазифасын да башкара: мәсәлән, "Каз өмәләре", "Озын толым", җыр конкурслары шул исәпнең беренче рәтендә.
 
=== 1990-нчы еллар ===
Строка 82 ⟶ 86 :
=== 2010-нчы еллар ===
[[2017 ел]]ның [[июль|июленнән]] баш мөхәррир — [[Атлас Гафиятов]]. Бүгенге көндә гәзит күбрәк урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибарын җәлеп итә. Икътисади, сәяси авырлыклар, иҗтимагый үзгәрешләр басымында гәзит чәчәк ату елларыннан чигенә<ref>[https://www.azatliq.org/a/26871253.html "Татарстан яшьләре" газеты үз көнен үзе күрә] ''Атлас Гафиятов белән интервью (Azatlıq radiosı)''</ref>. 2017 елның августында гәзитнең тиражы 8 430 данә тәшкил иткән.
 
Бүген гәзит 1980-90нчы еллардай зур чаралар оештыруда әлегечә катнаша алмый, әмма [[Татарстан|ТҖнең]] милли көрәш буенча ел саен "Татарстан яшләре" бүләгенә бәйгеләре уза. Кечкенә бәйгеләрдә җиңүчеләргә футболкалар, календарьлар тапшырыла.
 
== Баш мөхәррирләр ==
"Татарстан яшләре" гәзитен төрле елларда 40тан артык мөхәррир җитәкләгән. Кайсыларыдыр иҗат эше белән мавыгып вазифасын калдырып киткән, кайсыларыдыр репрессия корбаннары буларак вафат, икенчеләре татар халкына бүтән кырда хезмәт башкаруын дәвам иткән.
{| class="wikitable"
|+Мөхәррирләр исемлеге