Албания: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Removing Ali_Pasha_Tepelena,_Oil_paint_of_Agim_Sulaj.jpg, it has been deleted from Commons by Christian Ferrer because: per [[:c:Commons:Deletion requests/File:Ali Pa
к яңа бүлек исеме өстәү: Дин
Юл номеры - 262:
 
Албаниянең юридик системасы – ватандашлык хокукы системасы, ул ватандашлык һәм җинаять эшләрен хәл итүче мәхкәмәләргә һәм административ мәхкәмәгә бүленә. Хокук системасы кодексларга салынган һәм француз хокукына нигезләнгән. Бу хакимият тармагының төп институтлары — Югары мәхкәмә, Конституция мәхкәмәсе, Апелляция мәхкәмәсе һәм административ мәхкәмә. Хокук саклау өчен Албан полициясе җаваплы. Полиция — илнең төп һәм иң зур көч органы. Ул җинаятьләрне тикшерә, патруль эшен башкара, юл хәрәкәтен күзәтә һәм дәүләт чиге аша чыгуны контрольдә тота.
 
== Дин ==
[[Файл:Great-Mosque-of-Tirana-2018.jpg|200px|thumb|right|[[Зур мәчет (Тирана)|Зур мәчет]] ([[Тирана]])]]
Албаниядә [[христианлык]] ([[католиклык]]) {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Антиклык|антик чорлардан|ru|Античность}} ук билгеле. {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Албания православие чиркәве|Албания православие чиркәве|ru|Албанская православная церковь}} [[1926 ел]]да мөстәкыйльлек алган. Илнең күпчелек халкы — [[мөселманнар]] (''[[сөнниләр]] һәм [[бәкташилык|бәкташилар]]''); [[католиклык|католиклар]] һәм [[православие|православлар]] ил халкының шактый өлешен тәшкил итә: ~5-10 проценты — [[православие]] һәм ~10 проценты — [[католиклык|католик динен]] тотучылар<ref>[https://web.archive.org/web/20141114073838/http://www.instat.gov.al/media/177354/main_results__population_and_housing_census_2011.pdf POPULATION AND HOUSING CENSUS 2011]{{ref-en}}</ref>. [[Ислам]] — Албаниянең һәм [[албаннар]]ның иң соңыннан кабул иткән дине. [[Аурупа]] илләре белән тыгызрак аралашкан саен, албаннар тормышында ислам йогынтысы кими бара. Албания — территориясе тулысынча Аурупада урнашкан, күпчелек халкы мөселман булган бердәнбер Аурупа иле булып кала<ref>[http://www.idmedina.ru/medina/?998 Албания: национально-мусульманский парадокс.] Медина аль-Ислам, № 91 ИД «Медина»{{ref-ru}}</ref>.
 
[[Италия]] мәгълүматына караганда, [[1942 ел]]да мөселманнар Албания халкының (1 128 143 кеше) 69% ын (779 417 кеше) тәшкил иткән. CIA World Factbook мәгълүматы нигезендә, [[XXI гасыр]] башында ил халкының 70 % ы мөселман булып санала<ref>[https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/al.html CIA.] The World Factbook{{ref-en}}</ref>. Pew Research Center мәгълүматларына караганда, [[2009 ел]]да Албаниядә мөселманнар саны халыкның гомуми санының 79,9 % ы булган<ref>[https://www.webcitation.org/65De68fVA?url=http://www.pewforum.org/newassets/images/reports/Muslimpopulation/Muslimpopulation.pdf A Report on the Size and Distribution of the World’sMuslim PopulationOctober 2009]{{ref-en}}</ref>. [[2010 ел]]да ил халкының 82.1 % ы (2 601 000 кеше) ислам дине тарафдары булган<ref>''Simon Rogers.'' [http://www.theguardian.com/news/datablog/2011/jan/28/muslim-population-country-projection-2030|title= Muslim populations by country: how big will each Muslim population be by 2030?] The Guardian, 28.01.2011{{ref-en}}</ref>. Америка аналитик үзәге Албаниядәге мөселман халкының күләме [[2030 ел]]да ил халкының 83.2 % ын (2 841 000 кеше) тәшкил итәчәк, дип исәпләп чыгарган<ref>[https://www.theguardian.com/news/datablog/2011/jan/28/muslim-population-country-projection-2030#data Muslim populations by country: how big will each Muslim population be by 2030?] theguardian.com{{ref-en}}</ref>.
 
Башкалада 114 чиркәү, 7 мәчет бар. Үзәк мәчете — {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Әдһәм-бәй мәчете|Әдһәм-бәй мәчете|en|Et'hem Bey Mosque}}.
* [[Албаниядә ислам]]
 
== Искәрмәләр ==
<small>{{искәрмәләр|2}}</small>
 
{{Reflist|colwidth=30em}}