Любляна мәчете: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
 
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 45:
Словения ислам җәмгыяте беренче тапкыр мәчет төзергә рөхсәтне [[1969 ел]]да сорый, әмма рөхсәт бирелми. [[1990-еллар]]да мәчет төзелеше мәсьәләсе яңадан күтәрелә. Әлеге тәкъдим ультрамилләтчел көчләрнең мәчет төзелешенә каршы берләшүенә китерә. [[2003 ел]] ахырында Любляна шәһәр шурасы мәчет төзүне тыю турында муниципаль референдум үткәрергә омтылыш ясый. [[2004 ел]]ның [[июль|июлендә]], «Референдум дини азчылыкның хокукларын кыса», дигән нәтиҗә белән<ref>[http://slo-bulletin.blogspot.com/2004/07/finally-mosque-for-ljubljana.html Slovenia Bulletin, 24 July 2004]</ref> илнең Конституция суды тарафыннан референдум уздыру омтылышы кире кагылган<ref>[http://www.ljubljana.si/si/mol/novice/1193/detail.html Statement by mayor of Ljubljana, 12 July 2004]</ref>.
 
[[2004 ел]]да 350 000 [[евро]]га 2 800 м2 мәйданлы җир участогы сатып алу планлаштырыла, ләкин [[2008 ел]] ахырында төзелеш икенче урынга күчерелә. [[2008 ел]]ның [[декабрь|декабрендә]] мәчет төзелешенә каршы көчләр мәчетнең төзелеше проектында каралган биеклеге 40 метр булачак [[манара]]сын төзетмәү турында икенче референдум оештырырга омтыла. [[Любляна]] [[мэр]]ы {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Зоран Янкович|Зоран Янкович|en|Zoran Janković (politician)}} референдум үткәрүгә кискен каршы булуына карамастан<ref>[http://www.finance.si/231411/Jankovi%E6_D%BEamija_bo_in_pika?src=pj031208 Finance.si]</ref>, илнең Конституция суды башлап йөрүчеләргә референдум өчен кирәкле имза җыюны тыймый. Илнең сәяси фиркаләре мәчет төзелешенә төрле карашта була: Словения либерель демократлары, Зарес фиркасе мәчет төзү яклы, Словения социаль демократлары, Словения пенсионерларының демократик фиркасе, Словения демократик фиркасе битараф булсалар, Словения милли фиркасе кискен каршы тора.
 
== Мәчетне төзү ==
Юл номеры - 55:
Мәчетнең үз мәйданы 4 000 [[квадрат метр]]. Комплекска китапханә, сыйныф бүлмәләре ([[мәдрәсә]]), госеллханә, шулай ук кабинетлар һәм [[имам]] бүлмәләре керә. Мәчет [[гөмбәз]]енең биеклеге — 18 [[метр]], манара биеклеге — 40 метр, гыйбадәт бүлмәсе түшәменең биеклеге — 11 метр. Үзәк җитәкчесе — [[мөфти]] Нәҗәд Грабус (Nedžad Grabus).
 
Мәчет берьюлы 2 000 кешене сыйдыра, ишегалдында өстәмә рәвештә 600 кешегә урын бар<ref>[https://www.radiosarajevo.ba/vijesti/regija/u-toku-zavrsni-radovi-dzamija-u-ljubljani-zablistat-ce-naredne-godine/290696 Соңгы эшләр бара: Люблянадагы мәчет киләсе елда ачылачак.] radiosarajevo.ba, 10.02.2018</ref>.
== Сылтамалар ==