Равил Сәлихмәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: инженер → инженер using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up using AWB
Юл номеры - 35:
Инглизчǝ белү ул чорларда Төркиядǝ бик тансык нәрсә иде. Инглизчǝ белгǝннǝр эшне тиз таба иде. Япониядǝн Төркиягǝ күчкǝн татар яшьлǝре аз-маз белгǝн инглизчǝлǝре белǝн дә чит ширкǝтлǝрдǝ еш эшләде. Равил яңа эш урынында американ ширкǝтендǝ сәркатиб булып эшлǝгǝн Элва исемле кыз белән таныша, [[1955 ел]]да алар өйлǝнешǝлǝр. [[1955]]-[[1956]] еллар арасында Равил Адана янындагы Сǝyхан буасын төзү эшендǝ эшли. Ул чорда Төркиянең Дǝүлǝт Су эшлǝре мөдирлеге башлыгы булып соңрак премьер-министр һǝм президент булачак Сөлǝйман Демирел тора. Бу буаны төзү эшен американ ширкǝте Моррисон белǝн Төркиянең «Гаранти Банкасы» алып бара.
 
Равил Төркиядǝ ун ел чамасы гына яши. Төзелештә үзен яхшы яктан күрсәткәч, аны [[Гыйрак]]та [[БасраБәсрә]]-[[Бәгдад]] юлын төзү эшенǝ чакыралар. [[1958 ел]]да исǝ Гыйракта xǝрби фетнә була, Фәйсал патшаны гаилǝсе белǝн атып үтерǝлǝр. Төзү эшлǝре вакытлыча туктала. Проектта эшлǝгǝн 150-ләп чит ил ватандашын (шуларның 70-е американ ватандашы, калганнары инглиз һǝм алманнар, араларында алты xатын-кыз) Бәгдадтан [[Рим]]га, аннан үз иллǝренǝ озаталар.
 
Элва Әнкарага Равилнең ǝти-ǝнисенең өенǝ урнаша. Равил исǝ БасрадаБәсрәдә кала. Бераз вакыт үткәч Элва да янә БасрагаБәсрәгә килә. Лǝкин чуалышлар дǝвам итә, эшлǝр тагын туктала, Гыйракка совет делегациялǝре йөри башлый. Фетнәдән соң урнашкан режим Советлар берлегенә карый башлый. Ул арада БасрадагыБәсрәдәге эшләр тәмам туктап кала, төзелеш җиһазларын күрше [[Иран]]га, [[Тǝһран]]га җибǝрергǝ туры килǝ. Равил шунда юл тота. Ул җәмәгате Элва белән 2 ел күчмǝ тормыш кичерә.
 
[[1963 ел]]да алар [[АКШ]]ка күчеп килә. Әмма анда да Равилгә бер либерияле дусты [[Пакстан]]ның [[Карачи]] белǝн [[Лахор]] арасында, Равалпинди янында төзелǝчǝк буа төзелешендǝ эшлǝү тәкъдимен ясый. Сǝлихмǝтлǝр янә юлга чыга. Шул ук елда атасы Кǝшшаф Сǝлихмǝт вафат була. Равил анасын үзе янына ала, тик озакламый ул да вафат була.