Словакия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: redact, replaced: Пүлшә → Польша using AWB
к яңа бүлек исеме өстәү: Дин
Юл номеры - 32:
{{Rq|stub}}
'''Слова́кия''' ''(словакча Slovensko)'' – [[Үзәк Аурупа]]да урнашкан, диңгезгә чыкмаган [[дәүләт]]. Башкаласы — [[Братислава]] шәһәре. Төньяк-көнбатышта [[Чехия]] белән, төньякта [[Польша]] белән, көнчыгышта [[Украина]] белән, көньякта [[Маҗарстан]] белән, ә көньяк-көнбатышта исә [[Аустрия|Австрия]] белән чиктәш.
== Тарих ==
 
[[2004 ел]]дан Словакия [[НАТО]] әгъзасы, [[2004 ел]]дан ул [[Аурупа Берлеге]]нә керә.
Словакиянең территориясы 49 000 квадрат километр (19 000 квадрат миля) били һәм күбесенчә таулы урын. Халык саны 5 миллионнан артык һәм күбесенчә словаклардан тора. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Братислава. Рәсми тел булып, славян телләр гаиләсе әгъзасы словак теле тора.<br />
Славяннар хәзерге Словакия территориясенә 5-енче һәм 6-ынчы гасырда килгәннәр. 7-енче гасырда алар Само Империясен барлыкка китерүдә әһәмиятле роль уйнаган һәм 9-ынчы гасырда Нитра Кенәзлеген нигезләгәннәр. 10-ынчы гасырда территория Маҗарстан Патшалыгына кертелгән, шул ук вакытта ул үзе Габсбурглар Империясе һәм Австро-Маҗарстан Империясе өлеше булган. [[Беренче бөтендөнья сугышы]]ннан һәм Австро-Маҗарстан Империясен таркатудан соң, словаклар һәм чехлар Чехословакияне нигезләгәннәр. Аерым Словак Җөмһүрияте (1939-1945) [[Икенче Бөтендөнья Сугышы]] вакытында булган һәм Нацистлар Германиясенең клиент дәүләте булган. 1945 елда Чехословакия коммунистлар хөкемдарлыгы астында Совет иярчене буларак кабат торгызылган. Словакия 1993-енче елның 1 январенда Чехословакияне имин рәвештә таркатудан соң бәйсез дәүләт була.
== Дин ==
Словакия Конституциясе дин тоту иреген гарантияли. Күрше [[Чехия]] белән чагыштырганда, Словакия шактый дини ил (халыкның 77% ы).
Ил халкының 13,7 % ы үзләрен атеист (''агностик'') дип саный.
 
Словакиядә төп дин — [[христианлык]]. Дин тотучыларның күбесе (62 %) — [[католиклык|католиклар]]. Шулай ук грекокатоликлар да бар (4,1 %). Тарафдарлары саны буенча икенче дини төркем — [[протестантлык|протестантлар]] (10,8 %), [[лютеранлык|лютераннар]] (нигездә, [[словаклар]]) һәм реформатлар (нигездә, [[маҗарлар]]). [[Православие]] (0,9 %), нигездә, [[руслар]] арасында илнең төньяк-көнчыгышында таралган. Словакиядә 50 000 православие дине вәкиле яши һәм 125 гыйбадәтханә һәм 105 православие мәхәлләсе урнашкан.
 
Ил халкының 1,1 % ы башка конфессияләргә карый. [[Бөек Ватан сугышы|Сугышка]] хәтле булган 120 000 [[яһүд]]тән 2 300 е калган.
Словакиядә 4 меңнән 5 меңгә кадәр [[мөселман]] яши. Мөселманнарның төгәл санын билгеләү мөмкин түгел, чөнки [[ислам]] — дәүләт тарафыннан танылган һәм теркәлгән [[дин]] түгел. Шуңа күрә илдә бер генә рәсми ачылган [[мәчет]] тә юк<ref>[http://www.sedmitza.ru/text/4200473.html Словакия — единственная страна в ЕС, где нет ни одной мечети.] sedmitza.ru, 1.11.2013</ref><ref>''Lukáš Onderčanín''. [https://spectator.sme.sk/c/20048666/muslim-community-believes-even-without-mosque.html Muslim community believes, even without mosque.] spectator.sme.sk{{ref-en}}</ref>.
== Моны да карагыз ==
* [[Братислава мәчете]]
 
== Сылтамалар ==
== Искәрмәләр ==
<small>{{искәрмәләр|2}}</small>
{{Аурупа илләре}}