Мөсәгыйть Хәбибуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Мөсәгыйть Мөдәррис улы Хәбибуллин''' - күренекле [[татар]] [[язучы]]сы.
 
==Биография==
Мөсәгыйть Хәбибуллин [[1927 ел]]ның [[25 декабрь|25 декабрендә]] [[Оренбург өлкәсе]]нең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары [[Татарстан|Татарстанның]] [[Баулы районы]] Шалты җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша. 1944 елда М.Хәбибуллин [[Чиләбе өлкәсе]]нә китә, һөнәр мәктәбен тәмамлап, 1946–1953 еллар арасында [[Магнитогорск]] металлургия комбинатында токарь, [[Башкортстан|Башкортстанның]] Октябрьский шәһәрендәге бораулау конторасында мастер булып эшли. 1953 елда туган авылына кайта. 1958–1966 елларда Баулы эшчеләр поселыгында эшли һәм яши. 1961–1962 елларда Баулы, 1966–1968 елларда [[Азнакай районы|Азнакай район]] газетасы редакцияләрендә эшли. 1969–1971 елларда [[Таҗикстан]]дагы Рудәкый исемендәге урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укыта. 1971 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
1971елның июненнән бирле М.Хәбибуллин [[Казан]]да яши.
 
==Ижаты==
Китаплары:
* Кубрат хан. Казан, 1985
* Илчегә үлем юк Казан, 1990
 
==Бүләкләр==
[[1996 ел]]да татар халкының күпгасырлык тарихи-мәдәни мирасын тергезү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен М.Хәбибуллинга [[Кол Гали исемендәге халыкара премия]] бирелде.
 
{{Writer-stub}}
 
[[Төркем: Татар язучылары]]