Клод Дебюсси: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 5:
Тумышы белән бик тә бай түгел һәм мәдәният тормышы белән аз кызыксынган гаиләдән булса да, Дебюсси 10 яшендә Франциянең иң алдынгы уку йортына, ягъни Париж консерваториясенә керә. Баштарак ул фортепиано бүлегендә укыса да, аннары үзенең төп урынын композиция һөнәрендә тапкан. Аның бу карарына консерватория остазларының үтә консерватив карашлары да комачауламый. Күп еллар үзен һөнәри яктан үстергәннән соң гына, 40 яшендә үзенең "Пеллеас һәм Мелизанда" операсы белән 1902 елда халыкара танылган көйязар дәрәҗәсен яулаган.
 
Дебюссиның иң таныклы оркестр әсәрләре арасында ''прелюдия "Фавнның көндезге вакыты"'' (1894), ''Ноктюрннар'' (1897-1899) һәм ''Сурәтләр'' (1905-1912). Күп яктан аның музыкасы [[Рихард Вагнер|Р. Вагнерга]] һәм алман музыка традицияләренә каршы үсеш алган. Ул классик [[симфония]] кагыйдәләрен иске дип таный һәм аның бу тарафта яңа казанышлары "симфоник сызымнарда", ягъни ''Диңгездә'' (1903-1905) чагыла. Аның фортепиано әсәрләре арасында ике Прелюдияләр һәм ике Этюдлар китаплары. Көйязар карашларына 19-нчы гасыр ахырындагы символистлар шигъриять хәрәкәте зур йогынты ясаган. Кайбер әсәрләрдә, шул исәптә ''ИлаһиИзге туташта'' һәм ''Изге Себастьян газапларында'' хор партиясе бар. Соңгы елларда ул камер музыкага әһәмият бирә, ягъни алты төрле уен коралларын берләштерүгә ниятләнгән сонаталардан өчен тәмамлый.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}