Магутны Божа: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
[https://www.youtube.com/watch?v=PP6FNA9Y8IY “Магутны Божа”, Данчык]
 
'''“Магутны Божа”''' — бүген [[белорус халкы]]ның рухи һимны дип танылган бу җырның сүзләрен шагыйрә '''Наталья Арсеньева''' (1903-1997) [[https://be.wikipedia.org/wiki/Наталля_Аляксееўна_Арсеннева]], көен композитор '''Николай Равенский''' (1886-1953) [[https://be.wikipedia.org/wiki/Мікола_Равенскі]] [[1940-еллар|1940 нчы елларда]] ук язган булганнар. Ул 1980 нче еллар азагында, АКШта туып, хәзер [[Праһа]]да яшәүче белорус җырчысы '''Данчык''' (үз исем-фамилиясе — '''Багдан Андрусишин''', 1958 елда туган) [[https://be.wikipedia.org/wiki/Данчык]] үз тарихи Ватанында үткәргән концертлардан соң, Беларусьта да бик популяр булып китә. “Магутны Божа” бүген күп кенә белорус җырчылары репертуарыннан төшми торган җыр. 2002 елда Беларусь оппозициясе аны белорус халык һимны буларак кабул итә. “Вакыты җиткәч, ул әле дәүләт һимны да булып китәчәк”, — ди бу хакта Белорус халык фронты лидерлары.
 
=== Авторлар һәм тәүге башкаручы ===
Юл номеры - 14:
Белорус халкы шагыйрәсенең җәсәде [[Нью-Йорк штаты]]ның [[Рочестер (Нью-Йорк)|Рочестер]] шәһәре зиратында җирләнгән. [[Минск өлкәсе]]нең Старые Дороги шәһәрендә аңа һәйкәл куелган. Вильнюс шәһәренең белорус гимназиясендә Наталья Арсеньева истәлегенә хәтер тактасы куйганнар.<br>
[[Минск губернасы]]нда туган '''Николай Равенский'''ның да (белорусча — '''Мікалай Равенскі''') гомер юлы башы Русия белән бәйләнгән булган. Ул, 1913-1915 елларда [[Петербург]]тагы регентлар курсында белем алып, соңрак Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. Ләкин аның композитор, музыка белгече һәм галим буларак бөтен тормышы тулысынча белорус халкының музыка сәнгатенә багышланган. [[1944 ел]]да, алман баскынлыгы тәмамланыр алдыннан, ул гаиләсе белән [[Көнбатыш Аурупа]]га күчеп китә һәм 1950 елда [[Бельгия]]дә төпләнеп кала. Равенский мөһаҗирлектә дә белорус җәмгыяте эшләрендә актив катнаша һәм иҗади эшчәнлеген дәвам итә. Композиторның җәсәде [[Лөвен]] шәһәре зиратында җирләнгән.<br>
Җырчы '''Данчык'''ның югары тембрлы тавышы “Песняры” ансамбле солисты Леонид Борткевичныкын [[https://be.wikipedia.org/wiki/Леанід_Леанідавіч_Барткевіч]] хәтерләтә. Тормышының беренче 30 елдан артык өлеше АКШ белән бәйләнгән. Инглиз телендә генә белем алган булуына карамастан, ул белорус һәм [[Украин теле|украин]] телләрен камил белә, һәм аның иҗади эшчәнлеге дә нәкъ шул тугандаш телләрдә. 1989 елда артист ата-бабасы Ватанында чыгышлар ясый һәм белорусларның яраткан җырчысы булып китә. Озак та үтми Багдан Андрусишин АКШтан [[Чехия]]гә күчеп килә. Шуннан бирле ул [[Азатлык радиосы|“Азатлык” радиосының]] белорус бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли.
 
=== МАГУТНЫ БОЖА ===