Магутны Божа: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 3:
[https://www.youtube.com/watch?v=PP6FNA9Y8IY “Магутны Божа”, Данчык]
'''“Магутны Божа”''' — бүген [[белорус халкы]]ның рухи һимны дип танылган бу җырның сүзләрен шагыйрә '''Наталья Арсеньева''' (1903-1997) [[https://be.wikipedia.org/wiki/Наталля_Аляксееўна_Арсеннева]], көен композитор '''Николай Равенский''' (1886-1953) [[https://be.wikipedia.org/wiki/Мікола_Равенскі]] [[1940-еллар|1940 нчы елларда]] ук язган булганнар. Ул 1980 нче еллар азагында, АКШта туып, хәзер [[Праһа]]да яшәүче белорус җырчысы '''Данчык''' (үз исем-фамилиясе — '''Багдан Андрусишин''', 1958 елда туган) [[https://be.wikipedia.org/wiki/Данчык]] үз тарихи Ватанында үткәргән концертлардан соң, Беларусьта да бик популяр булып китә. “Магутны Божа” бүген күп кенә белорус җырчылары репертуарыннан төшми торган җыр. 2002 елда Беларусь оппозициясе аны белорус халык һимны буларак кабул итә. “Вакыты җиткәч, ул әле дәүләт һимны да булып китәчәк”, — ди бу хакта Белорус халык фронты лидерлары.
=== Авторлар һәм тәүге башкаручы ===
Юл номеры - 9:
[[File:Данчык.jpg|thumb|right|300px|Данчык 1989 елда]]
Җырны тудырып дөньяга танытучылар өчесе дә — катлаулы һәм гыйбрәтле язмыш ияләре һәм белорус халкының турылыклы милләтпәрвәрләре.<br>
“Магутны Божа”ның беренчел чыганагы булган '''“Беларусь хакына дога”''' шигыре (белорусча исеме — “Малiтва за Беларусь”) авторы '''Наталья Арсеньева''' (белорусча — '''Наталля Арсеннева''')
1939 елның сентябрендә аның ирен Польша армиясенә чакыртып алып китәләр. 1940 елда, [[Литва]]ны совет гаскәрләре басып алгач, шагыйрәне... поляк ватандашы һәм офицерының тормыш иптәше булганга күрә, ике баласы белән бергә [[Казакъ Совет Социалистик Республикасы|Казакъстанга]] сөрәләр. Ләкин бер елдан соң ук, белорус халык язучысы [[Янка Купала]] үтенечен искә алып, [[Минск]]ига кайтаралар. Һәм [[Алман-совет сугышы|Ватан сугышы]] башлангач, Наталья ике баласы белән алман баскынчылары кулында кала. “[[ССРБ|Советлардан]] күп җәбер күргәннән соң, без алманнарга өмет баглаган идек, — дип яза бу еллар турында шагыйрә. — Кем уйлаган аны, [[Өченче рейх|алман фашистлары]] да шундый ук кешелексез булыр, дип...”<br>
Шулай да Наталья Арсеньева, Кызыл Армия [[Беларус Совет Социалистик Республикасы|Беларусьны]] совет карамагына кире кайтарыр алдыннан ире Франтишек Кушель һәм баласы Владимир белән бергә алманнарга ияреп китеп, соңрак [[АКШ]]ка барып чыга һәм шунда яшәп кала.<br>
Белорус халкы шагыйрәсенең җәсәде [[Нью-Йорк штаты]]ның [[Рочестер (Нью-Йорк)|Рочестер]] шәһәре зиратында җирләнгән. [[Минск өлкәсе]]нең Старые Дороги шәһәрендә аңа һәйкәл куелган. Вильнюс шәһәренең белорус гимназиясендә Наталья Арсеньева истәлегенә хәтер тактасы куйганнар.<br>
[[Минск губернасы]]нда туган '''Николай Равенский'''ның да (белорусча — '''Мікалай Равенскі''')
Җырчы '''Данчык'''ның югары тембрлы тавышы “Песняры” ансамбле солисты Леонид Борткевичныкын хәтерләтә. Тормышының беренче 30 елдан артык өлеше АКШ белән бәйләнгән. Инглиз телендә генә белем алган булуына карамастан, ул белорус һәм [[Украин теле|украин]] телләрен камил белә, һәм аның иҗади эшчәнлеге дә нәкъ шул тугандаш телләрдә. 1989 елда артист ата-бабасы Ватанында чыгышлар ясый һәм белорусларның яраткан җырчысы булып китә. Озак та үтми Багдан Андрусишин АКШтан [[Чехия]]гә күчеп килә. Шуннан бирле ул [[Азатлык радиосы|“Азатлык” радиосының]] белорус бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли.
|