Магутны Божа: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к redact, replaced: Питырбур → Петербург, Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге → ССРБ, added orphan tag using AWB
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 9:
[[File:Данчык.jpg|thumb|right|300px|Данчык 1989 елда]]
Җырны тудырып дөньяга танытучылар өчесе дә — катлаулы һәм гыйбрәтле язмыш ияләре һәм белорус халкының турылыклы милләтпәрвәрләре.<br>
“Магутны Божа”ның беренчел чыганагы булган '''“Беларусь хакына дога”''' шигыре (белорусча исеме — “Малiтва за Беларусь”) авторы '''Наталья Арсеньева''' (белорусча — '''Наталля Арсеннева''') [[https://be.wikipedia.org/wiki/Наталля_Аляксееўна_Арсеннева]] [[Бакы|Бакуда]] урыс гаиләсендә туган, беренче шигырьләрен яшүсмер чакта ук урыс телендә яза башлаган. Гаиләсе Вильно (хәзерге [[Вильнюс]]) шәһәренә күчеп киткәч, белорус гимназиясен тәмамлаган һәм белорус милләтеннән булган [[Польша Җөмһүрияте (1918—1939)|Польша]] ватандашына кияүгә чыккан. Шуннан соң шагыйрәнең иҗаты гел [[Беларус теле|белорус телендә]] генә дәвам итә.<br>
1939 елның сентябрендә аның ирен Польша армиясенә чакыртып алып китәләр. 1940 елда, [[Литва]]ны совет гаскәрләре басып алгач, шагыйрәне... поляк ватандашы һәм офицерының тормыш иптәше булганга күрә, ике баласы белән бергә [[Казакъ Совет Социалистик Республикасы|Казакъстанга]] сөрәләр. Ләкин бер елдан соң ук, белорус халык язучысы [[Янка Купала]] үтенечен искә алып, [[Минск]]ига кайтаралар. Һәм [[Алман-совет сугышы|Ватан сугышы]] башлангач, Наталья ике баласы белән алман баскынчылары кулында кала. “[[ССРБ|Советлардан]] күп җәбер күргәннән соң, без алманнарга өмет баглаган идек, — дип яза бу еллар турында шагыйрә. — Кем уйлаган аны, [[Өченче рейх|алман фашистлары]] да шундый ук кешелексез булыр, дип...”<br>
Шулай да Наталья Арсеньева, Кызыл Армия [[Беларус Совет Социалистик Республикасы|Беларусьны]] совет карамагына кире кайтарыр алдыннан ире Франтишек Кушель һәм баласы Владимир белән бергә алманнарга ияреп китеп, соңрак [[АКШ]]ка барып чыга һәм шунда яшәп кала.<br>