Шәехзадә Бабич: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 53:
Кыска гына гомере эчендә Шәехзадә Бабич бай һәм үзенчәлекле шигъри мирас калдыра. Аның лирикасы Ватанга, туган табигатькә чиксез мәхәббәт хисе белән сугарылган. Аның шигырьләре камил эшләнгән, алар нәфислеге, ритмик музыкальлеге, тел-сүрәтләү чараларының байлыгы, төрлелеге ягыннан сокландыра. Аның табигый таланты бигрәк тә сатирик әсәрләрендә калку чагыла. [[1916 ел|1916]]—[[1917 ел|1917]] еллар дәвамында язылган «Газазил», «Кандала», «Китабеннас фи хәккыльхаувас» («Күренекле кешеләр хакындагы китап») кебек күләмле һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын казанган поэмалар татар юмор-сатира жанрының классик үрнәкләре булып саналырга хаклы.
Сталин заманында Бабичка контрреволюционер-милләтче ярлыгы тагыла, аның мирасына тыю салына. Аның
Г.Гыйльманов тырышлыгы белән Ш.Бабичның барлык билгеле әсәрләрен – шигырьләрен, поэмаларын, эпиграммаларын, мәкаләләре һәм хатларын үз эченә алган зур кереш мәкалә, гыйльми-тарихи аңлатмалар, текстологик искәрмәләр белән баетылган бертомлык зур җыелмасы 1990 елда дөнья күрә.
|