Хәй Хисмәтуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
FidelK (бәхәс | кертем)
→‎Шәҗәрәсе: Фәнни хезмәткәре
Тамга: Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
FidelK (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Тамга: Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
Юл номеры - 26:
'''Хәй Хисмәтуллин Хисмәтулла улы ''' ([[7 ноябрь]] [[1895 ел|1895]], [[Кысна]] – [[29 ноябрь]] [[1977 ел|1977]], [[Казан]]) – татар әдәбият галиме.
 
==Тәрҗемә-иТәрҗемәи хәле==
Хәй Хисмәтуллин [[1895 ел]]ның 7 ноябрендә (26 октябрендә) хәзерге [[Татарстан]]ның [[Арча районы]] Кысна авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз әтисеннән ала, [[1908 ел|1908]]–[[1915 ел]]ларда Казан мәдрәсәләрендә укый, аннары үзе дә мәдрәсә мөгаллиме булып китә.
 
Юл номеры - 33:
Сугыш алды һәм сугыш елларында Хәй Хисмәтуллин [[Татарстан]] укытучылар белемен күтәрү институтында фәнни хезмәткәр, Татарстан дәүләт музеенда әдәбият – сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара, урта мәктәпләрдә тел-әдәбият укыта. [[1944 ел]]да [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты]]нда өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. [[1949 ел]]да Хәй Хисмәтуллин татар драматургиясе классигы [[Г. Камал]] иҗатын тикшерүгә багышланган монографик хезмәте нигезендә диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Әдәбиятчы–галим буларак, ул [[Г. Тукай]], [[Мәҗит Гафури|М. Гафури]], [[Ф. Әмирхан]] кебек классик язучыларның әсәрләрен барлауда, аларны текстологик яктан әзерләп, бүгенге укучыга җиткерүдә күп тырышлык күрсәтә.
 
Галимнең әдәбият тарихын өйрәнүгә караган аерым хезмәтләре шулай ук «Борынгы татар әдәбияты» (1963), «XX гасыр башында татар әдәбияты» (1954), «Татар совет әдәбияты тарихы (очерклар)» ([[1960 ел|1960]]) кебек китапларда да урын алган.
 
Хәй Хисмәтуллин [[1977 ел]]ның 29 ноябрендә вафат булды. [[Яңа бистә зиратында]] җирләнгән.
 
==Шәҗәрәсе==