Андрей Лихачев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
DerslekBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 40:
[[1862 ел]]да бертуган Лихачевлар милек бүләләр. Андрей өлешенә [[Казан]]дагы йорт (Яңа-Комиссариат урамы, ''хәзерге'' [[Мөштәри урамы]], 11/43) һәм [[Пәләнкә]] утары янындагы [[Березовка]] авылындагы утар тия. Шулай итеп, аның кулында сизелерлек капитал туплана һәм аны коллекциясен баету өчен кызганмыйча тота башлый.
 
Өч мәртәбә чит илгә барып кайта: [[Алмания]], [[Франса|Франция]] һәм, күбрәк, [[Италия]]гә. Шәхси коллекциясендәге әһәмияткә ия картиналар, бронза һәм фарфордан эшләнгән статуялар, тимер акчалар шул сәяхәтләре вакытында сатып алынган.
 
Император урыс археология җәмгыятенә кабул ителә: {{comment|әгъза-хезмәткәр|член-сотрудник}} (''1865 елның 11 октябреннән 1878 елның 14 гыйнварына кадәр''), {{comment|хакыйкый әгъза|действительный член}} (''1878 елның 14 гыйнварыннан 1890 елның 10 августына кадәр''). [[1878 ел]]да [[Казан]]да Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте дә оештыра. Фәнни әдәбиятта хезмәтләре (''рефератлар, мәкаләләр'') күренә башлый. Бигрәк тә [[Болгар]]ның һәм [[Биләр]]нең борынгы табылдыкларын җентекләп өйрәнә. Археология күзлегеннән Казан тирәләрен дә өйрәнә. Аның коллекциясендә шулай ук [[тарих|грек-рим тарихы]]на һәм һинд-фарсы [[көнчыгыш]]ына караган эшләнмәләр дә күп була (сасанидлар савыт-сабасы, акчалар, медальләр һ.б.)
Юл номеры - 95:
[[Төркем:Русия империясе этнографлары]]
[[Төркем:Русия археологлары]]
[[Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар]]
[[Төркем:Коллекционерлар]]