Бәян Гыйззәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Өфә → Уфа (2) using AWB
DerslekBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 25:
 
==Тәрҗемәи хәле==
'''Фәтхелбәян Нурлыгаян улы Гыйзәтуллин''' [[1918 ел]]ның [[16 июль|16 июлендә]] хәзерге [[Башкортстан]]ның Кушнарин районы [[Талбазы (Кушнарин районы)|Талбазы]] авылында игенче гаиләсендә туган. [[1934 ел]]да авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, [[Уфа]]гәга барып, медицина рабфагына укырга керә.
 
Ләкин, рабфакны тәмамлагач, матур әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт аны [[Казан дәүләт педагогика институты]]на алып килә. [[1941 ел]]да укуын уңышлы тәмамлагач, аны аспирантурада калдыралар. Ләкин аңа укырга туры килми: [[Бөек Ватан сугышы]] башлана. [[1941 ел]]ның декабрендә Бәян Гыйззәт Ватанны саклаучылар сафына баса. Ул сугышта яралана, госпитальдә дәваланып чыккач, хәрби училищега укырга җибәрелә. Аннан – янә фронтка. Фронттагы батырлыклары өчен Бәян Гыйззәт ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә.