Википедия:Күчерү: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильвир (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7:
 
 
 
== Бүкрәш -> Бухарест ==
 
Бу "Бүкрәш" дигән сүз беркайда да очрамый [1], төрекчә белмәгән татар укучысына таныш түгел сүз. "Бухарест" сүзе исә чагыштырмача еш очрый [2]. Сүзлекләрдә дә тапмадым. Кардәш халык кардәш халыктыр да, әмма төрек теленең татар википедиясенә ни катнашы бар? Татар укучысына шәһәр "Бухарест" исеме астында билгеле, әгәр дә кем дә булса урыс сүзләреннән бик хушланмый икән -- ул халыкара аңлаешлы сүз, урыс сүзе түгел, аны төрекчә белгән кешеләргә генә аңлашылган сүз белән алыштыруның бер дә кирәге юк дип саныйм. Башка төрки телләрдә дә ул "Бухарест" дип аталган. Башка очракларда да, минем аңлавымча, киңрәк кулланылышлы сүз мәкаләнең төп исеме булырга тиеш.
 
[1] http://search.corpus.tatar/search/find.php?keyword=%D0%B1%D2%AF%D0%BA%D1%80%D3%99%D1%88&stype=7&lang=tt&rand=842450374#top
 
[2] http://search.corpus.tatar/search/find.php?keyword=%D0%B1%D1%83%D1%85%D0%B0%D1%80%D0%B5%D1%81%D1%82&stype=7&lang=tt&rand=839705814#top
 
**ТатВики кагыйдәсе буенча исемнәрнең оригинал язылышына, әйтелешенә приоритет бирелә: Һамбург (Гамбург түгел), Һелсинки һ.б. Татар исемнәренә һаман приоритет бирелә (Кырым татарныкына, Литва татарныкына, Добруҗа татарныкына да), мәсәлән кырымтатарча Севастополь - Акъяр, ТатВикидә [[Акъяр]] да була. [[Добруҗа татарлары]] "Бүкрәш" дип әйтәләр икән, әлеге атамага өстенлек бирелә. Ләкин шуны исбатларга кирәк. Бәлки Марат әфәнде кирәкле чыганакларны китерер, югыйсә сез хаклы. --[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 16 апр 2017, 12:26 (UTC)
* {{Риза}} --[[Кулланучы:Derslek|Derslek]] ([[Кулланучы бәхәсе:Derslek|бәхәс]]) 25 июн 2017, 19:09 (UTC)
* {{Риза}}.--[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 16 апр 2018, 05:00 (UTC)
 
== Мөһәндис -> Инженер ==
Бер алынманың (гарәпчәдән) икенче алынмадан (французчадан) өстенлеген күрмим. Дөньяда инженерларны татарча әзерләгән уку йортында ''инженер'' сүзен өстен күрәләр<ref>http://www.kgasu.ru/education/higher/obuchenie-na-tatarskom-yazyke.php</ref>. Бу сүзлекләрдә дә чагылыш тапкан. --[[Кулланучы:Derslek|Derslek]] ([[Кулланучы бәхәсе:Derslek|бәхәс]]) 25 июн 2017, 19:09 (UTC)
* {{Риза}}.--[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 16 апр 2018, 04:59 (UTC)
=== Искәрмәләр ===
{{искәрмәләр}}
 
== [[Пәрәвез-кибет]] → [[Интернет-кибет]] ==
«Пәрәвез-кибет» битенең исемен «Интернет-кибет» исеменә үзгәртергә кирәк, чөнки:
* «Интернет» — халыкара сүз, татарча да «Интернет» була
* «Магазин» — татарча «кибет» була
** Шуңа күрә — «Интернет-кибет» — «Интернет-магазин»ның дөрес тәрҗемәсе булып чыга
* «Пәрәвез» — урысчага «паутина» дип тәрҗемә ителә
** «Пәрәвез-кибет» — «Паутина-магазин» була, бик сәер бит бу
* «Пәрәвез» сүзен монда «Бөтендөнья пәрәвезеннән» («Всемирная паутина») алып куйганнар күрәсен
** Әмма «Бөтендөнья пәрәвезе» («Всемирная паутина») — мәгълүмат системасы<ref name="a">[https://ru.wikipedia.org/wiki/Всемирная_паутина Всемирная паутина]</ref><ref name="b">http://www.myshared.ru/slide/180508</ref>,
** «Интернет» — санаклар челтәре, аларны бер-берсе белән бутарга ярамый<ref name="a">[https://ru.wikipedia.org/wiki/Всемирная_паутина Всемирная паутина]</ref><ref name="b">http://www.myshared.ru/slide/180508</ref><ref>http://topor.info/internet/internet-i-vsemirnaya-pautina</ref>
--[[Кулланучы:Ильвир|Ильвир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Ильвир|бәхәс]]) 27 авг 2017, 19:36 (UTC)
 
* Китерелгән дәлилләр җитди була, чыннан да Бөтендөнья пәрәвезе (World Wide Web, WWW) һәм Интернет (санаклар челтәрләре берләшмәсе) арасында аермасы бар. Дәлилләр ышандыра, мин {{Риза}} --[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 27 авг 2017, 20:05 (UTC)
* {{Риза}}. --[[Кулланучы:Ильвир|Ильвир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Ильвир|бәхәс]]) 14 апр 2018, 19:18 (UTC)
* {{Риза}}.--[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 16 апр 2018, 04:58 (UTC)
=== Искәрмәләр ===
{{искәрмәләр}}
 
== Тамбов өлкәсе ==
Нигәдер бәхәссез [[Тамбов өлкәсе]] Тамбу өлкәсе булды һ.б.ш. Кире кайтарырга чакырам. --[[Кулланучы:Ерней|Ерней]] ([[Кулланучы бәхәсе:Ерней|бәхәс]]) 12 гый 2018, 20:05 (UTC)
* {{Риза}}.--[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 16 апр 2018, 05:00 (UTC)
 
== Бөек Татарстан -> Бөек Татар иле ==
Бәйле калып һәм [[Бөек Татарстан]] мәкаләнең ''[https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=%D0%91%D3%99%D1%85%D3%99%D1%81%3A%D0%91%D3%A9%D0%B5%D0%BA_%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD&type=revision&diff=2262156&oldid=603134 бәхәс битенәге аңлатма]'' '''[[Кулланучы:Kitap]]''' тарафыннан урнаштырылган.
* {{Риза}}: {{Алтын Урда байрагы}}, {{Казан ханлыгы байрагы}}, {{Русия патшалыгы байрагы}} һәм {{Русия империясе байрагы}} чорында [[Татарстан]] төшенчәсе очрамый.--[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 14 апр 2018, 04:50 (UTC)
* {{Риза}}: Бар абруйлы көнбатыш чыганакларында Алтын Урдага туры килгән территория '''Tartaria Magna''' дип атала, татар теленә туры тәрҗемәсе - '''Бөек Татар иле'''. Татар Википедиясендә татар атамалары булырга тиеш.--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 12 май 2018, 21:01 (UTC)
* {{Риза}}. [[Кулланучы:Kitap|Kitap]] белән риза. --[[Кулланучы:Ильвир|Ильвир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Ильвир|бәхәс]]) 13 май 2018, 06:51 (UTC)
 
== Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуы -> Башкортларның Русиягә керүе ==
Бәйле калыпны [[Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуы]] мәкаләнең ''[https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=%D0%91%D3%99%D1%85%D3%99%D1%81:%D0%91%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%BE%D1%80%D1%82%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD%D0%BD%D1%8B%D2%A3_%D0%A0%D1%83%D1%81_%D0%B4%D3%99%D2%AF%D0%BB%D3%99%D1%82%D0%B5%D0%BD%D3%99_%D0%BA%D1%83%D1%88%D1%8B%D0%BB%D1%83%D1%8B&oldid=2262147 бәхәс битенәге]'' '''[[Кулланучы:Әмир]]''' тарафыннан бирелгән тәкъдим аркасында урнаштырдым.
* {{Риза}}: {{Бөек Мәскәү кенәзлеге байрагы}}, {{Русия патшалыгы байрагы}} һәм {{Русия империясе байрагы}} чорында [[Башкортстан]] төшенчәсе очрамый. --[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 14 апр 2018, 05:00 (UTC)
*'''Башкортларның Рәсәйгә кушылуы''' атамасын яклыйм. Минемчә, '''кушылу''' - мөһим сүз, чөнки күп башкорт морзалары әлеге керүне хупламаган.--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 17 май 2018, 20:43 (UTC)
 
== [[Урал мосолманнарның көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары]] -> [[Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары]] ==
* Мәкалә исемендә автор орфографик хата җибәргән. Үзгәртергә кирәк.--[[Кулланучы:Әмир|Әмир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Әмир|бәхәс]]) 14 апр 2018, 18:49 (UTC)
 
== [[Муһaррeм Инce]] -> [[Мөхәррәм Инҗә]] ==
* Мәкалә исемендә автор орфографик хата җибәргән. Үзгәртергә кирәк.--[[Кулланучы:Әмир|Әмир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Әмир|бәхәс]]) 3 май 2018, 23:25 (UTC)
 
== [[Бөек Татарстан]] -> [[Тартария]] ==
*Бутен интервикала бу - Тартария. Донъяда хэр ил узенне Бөек дип саный, лэкин бер генэ ил узене Бөек дип уны башка халыклар Бөек дип таный - Британия. Татарлар - бу эллекке Русиянен бутен торки халыклар исеме Русияда булды. Азербайжан, хакаслар, ногайлар хэм башкалар - улар бутэ рус документаларда татарлар дип язылган. Э исэ Татарстан - бер качанда кулланылмаган. --[[Кулланучы:Ayratayrat|Ayratayrat]] ([[Кулланучы бәхәсе:Ayratayrat|бәхәс]]) 8 май 2018, 23:12 (UTC)
* {{Риза}}: {{Алтын Урда байрагы}}, {{Казан ханлыгы байрагы}}, {{Русия патшалыгы байрагы}} һәм {{Русия империясе байрагы}} чорында [[Татарстан]] төшенчәсе очрамый.--[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 14 апр 2018, 04:50 (UTC)
* {{Каршы}} Тартария - инглиз транскрипциясе,татарча Татар иле. Нәкъ Татар иленә күчерергә кирәк. Монда Татар Википедиясе, урысныкы, инглизнеке түгел.--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 12 май 2018, 21:01 (UTC)
* {{Каршы}}. [[Кулланучы:Kitap|Kitap]] фикере белән килешәм. --[[Кулланучы:Ильвир|Ильвир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Ильвир|бәхәс]]) 13 май 2018, 06:51 (UTC)
* {{Каршы}}. Минемчә бу Айрат вак провокатор. Юкса, ни өчен урысвикида тарихта булмаган [[:ru:Исторический Башкортостан]] исеменә дәгвалары юк (ярты Идел-Урал төбәген колачлый ул)? Тартария атарга без бит Тартар халкы түгел. [[Кулланучы:Derslek|Derslek]] ([[Кулланучы бәхәсе:Derslek|бәхәс]]) 29 ноя 2018, 06:54 (UTC)
 
== [[Төнъяк Ютландия]] → [[Төньяк Ютландия]] ==
Исемендә орфографик хата — үзгәртергә кирәк.--[[Кулланучы:Әмир|Әмир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Әмир|бәхәс]]) 10 май 2018, 19:13 (UTC)
:Хөрмәтле [[Кулланучы:Frhdkazan|Frhdkazan]], дөрес төзәтү кертмәдегез, хаталы исемле мәкаләне бөтенләй бетерергә кирәк иде. Сезнең бу [[Кулланучы:Ayratayrat|авторга]] булган һәрчак хәерхаһлы сәясәтегез һич дөрес түгел. [[Кулланучы:Marat-avgust|Гамәлдәге идарәче]] тарафыннан [[Кулланучы:Ayratayrat|авторга]] күптән кисәтү ясыйсы бар иде, Татвикине хата-чүп оясына әйләндергәне өчен. --[[Кулланучы:Әмир|Әмир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Әмир|бәхәс]]) 10 май 2018, 20:25 (UTC)
::Күчерүдә хатамны күрмим шул, [[Кулланучы:Әмир|Әмир]] әфәнде. [[Википедия:Әһәмиятлелек|Әһәммиятле]] әмма хаталы мәкаләләрне [[Википедия:Яхшыртуга|яхшырту]] урынына [[Википедия:Мәкалә бетерү|бетерүгә]] чыгаруның өстенлеген дә күрсәтсәгезче. --[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 11 май 2018, 04:38 (UTC)
:::[[Кулланучы:Frhdkazan|Фәрхәд әфәнде]], хәреф хатасы булган [[Төнъяк Ютландия]]не калдырмаска кирәк иде (''өстәрәк үрнәкләр бар''). [[Кулланучы:Ayratayrat|Автор]]ның бәхәс битендә идарәчеләрдән кисәтүләр элек тә булган, шуңа күрә тагын бер кат кисәтү ясаудан мәгънә юктыр. Аның мәңге бетмәс хаталарын төзәтеп утырып узган вакыт кызганыч. Татвикидә үткәрергә маташкан сәясәте дә аермачык аңлашыла. Сезнең ул сәясәтне яклавыгыз гына аңлашылмый. --[[Кулланучы:Әмир|Әмир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Әмир|бәхәс]]) 11 май 2018, 20:31 (UTC)
::::ТатВП'дагы материалларның сыйфатын кайгырганыгыз өчен рәхмәт, хөрмәтле [[Кулланучы:Әмир|Әмир]] әфәнде. ''[[Кулланучы:Marat-avgust|Гамәлдәге идарәче]] тарафыннан [[Кулланучы:Ayratayrat|авторга]] күптән кисәтү ясыйсы'' кирәклеге турында берни әйтә алмыйм ― [[Википедия:Җаваплылыктан баш тарту]] һәм башка [[Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр|гамәлдәге тәртипләребез]] нигезендә хаталы булган [[Википедия:Мәкалә бетерү|мәкаләләрне бетерү]] яки катнашучыларны кертем ясаудан тыю каралмаган. --[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 12 май 2018, 20:32 (UTC)
 
== [[Көнъяк Дания]] → [[Көньяк Дания]] ==
Исемендә орфографик хата — үзгәртергә кирәк.--[[Кулланучы:Әмир|Әмир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Әмир|бәхәс]]) 10 май 2018, 19:15 (UTC)
 
== [[Зеландия (төбәг)]] → [[Зеландия (төбәк)]] ==
Исемдә орфографик хата — үзгәртергә кирәк.--[[Кулланучы:Әмир|Әмир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Әмир|бәхәс]]) 10 май 2018, 19:19 (UTC)
 
== [[Федерация Советы]] → [[Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы]] ==
 
Бүгенге көн татар телле чыганакларда ''Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы'' буларак языла. Бүгенге көн татарчасын кулланучы халык өчен практик белешмәлек язганыбыз өчен, [[Википедия:Мәкалә исемнәре|Википедиядә мәкалә исеме]] өчен иң киң таралганы кулланылырга тиеш.--[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 16 май 2018, 15:39 (UTC)
 
{{Каршы}} Аста яздым.--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 17 май 2018, 20:51 (UTC)
 
== [[Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе]] → [[Россия Федерациясе Федераль Җыелышы]] ==
 
Бүгенге көн татар телле чыганакларда ''Россия Федерациясе Федераль Җыелышы'' буларак языла. Бүгенге көн татарчасын кулланучы халык өчен практик белешмәлек язганыбыз өчен, [[Википедия:Мәкалә исемнәре|Википедиядә мәкалә исеме]] өчен иң киң таралганы кулланылырга тиеш.--[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 16 май 2018, 15:41 (UTC)
 
{{Риза}} ләкин Русия түгел , ә Россия, Рәсәй әйбәтрәк. --[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 17 май 2018, 20:50 (UTC)
 
== [[Аргужа сусаклагычы]] → [[Аргаҗы сусаклагычы]] ==
 
Татар Википедиясендә [[Аргаҗы]] исеме белән мәкалә төзелгән булган. Ул торак пункт сусаклагыч яр буенда урнашкан (кара:[https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D1%80%D0%B3%D0%B0%D0%B7%D0%B8_(%D0%BF%D0%BE%D1%81%D1%91%D0%BB%D0%BE%D0%BA 1]). Сусаклагыч исеме дә, мөгаен генә, шул торак пункт исеме белән бәйле? Үзгәртергә кирәк.--[[Кулланучы:Әмир|Әмир]] ([[Кулланучы бәхәсе:Әмир|бәхәс]]) 17 май 2018, 15:17 (UTC)
 
== [[«Имәнлек» метро станциясе]] → [[«Дубравная» метро станциясе]] ==
 
Рәсми атамасы бер генә телдә булачак [[User:MalTsilna|<font face="Matura MT Script Capitals">M</font>alTsilna]] [[User talk:MalTsilna|<sup>▪ talk</sup>]] 18 май 2018, 21:20 (UTC)
*{{Каршы}} ТатВикидә атамалар татарча калсын.--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 20 май 2018, 15:05 (UTC)
**Чынбарлыкта андый атлы станция булмагач ни файда? Ул бар төр язмаларда, күрсәткечләрдә "Дубравная" гына булачак [[User:MalTsilna|<font face="Matura MT Script Capitals">M</font>alTsilna]] [[User talk:MalTsilna|<sup>▪ talk</sup>]] 25 май 2018, 18:01 (UTC)
*{{Риза}}. Станцияне «Имәнлек» дип атаучы рәсми документны күрмим, киресенә үрнәкләр күп. Татарча Википедия ― ул чынбарлыкны тасвирлаучы [[энциклопедия]] икән, монда фәкать [[Википедия:Абруйлы чыганаклар|абруйлы чыганакларга]] нигезләнгән һәм [[Википедия:Тикшереп булучанлык|тикшеренә алучы]] мәгълүмат кына урынлы, [[Википедия:Үз эзләнүләрең булмаска тиеш|шәхси эзләнүләргә урын юк]]. --[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 3 сен 2018, 16:22 (UTC)
*{{Риза}}. Объектив хакыйкать милли хыялдан өстенрәк. [[User:Ajdar|<font face="Harlow Solid Italic">Айдар Шәйхин</font> (Ajdar)]] 3 сен 2018, 18:45 (UTC)
** Татар Википедиясе күп мәсьәләләрдә татар халкы милли мәфәгатьләрен яклаучы соңгы форпост булып тора, кызганычка каршы РТ хакимияте башта латин әлифбасы, соңрак төрле топонимнарда, хәттә мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту мәсьәләләрендә биреште. Имәнлек атамасы хәзер дә татар матбугатында кулланыла (Азатлык, ТНВ), рәсми язмага карамастан ТНВ да үз тапшыруларында Имәнлек дип атый. Мәкаләдә аерым текст бирелгән: рәсми документларда ''Дубравная'', минемчә җитәр, татар халкында барыбер Имәнлек аталачак. Рәсми хакимият бирешә, ТатВики бирешми: монда латин әлифбасы да тыелмаган, Бишбалта дигән тарихи татар атамасы саклана, Кирмән ул Кирмән, Кабантау ул Архиерей дачасы булмый һ.б., югыйсә маңкортларга әйләнәбез һәм тарихи тармырларыбызны бөтенләй онытырбыз.--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 4 сен 2018, 20:44 (UTC)
*{{Каршы}} Бу атама буенча рәсми оешмалар үзләре каршылыклы фикердә, әле бәхәс бара. Димәк, татарча вариант ("Имәнлек") төп атама булып калырга тиеш, ә урыслашкан вариант ("Дубравная") өстәмә атама булып күрсәтелсен. Шуны истә тотарга кирәк: стансия атамасы якын тирәдәге урам атамасыннан килә - ә бу урамның атамасы бер очында "Имәнлек урамы", икенче очында - "Дубравная" урамы итеп рәсми рәвештә язылган. Документларда да буталыш бара, чөнки бу урамның исеме иң тәү "Имәнлек урамы" булып күрсәтелгән.--[[Кулланучы:Milli|Milli]] ([[Кулланучы бәхәсе:Milli|бәхәс]]) 17 сен 2018, 12:22 (UTC)
 
== Затун ==
 
Торак пунк Россия империясе заманындагы рәсми документларында ''Спасский Затон'', ССРБ һәм Россия Федерациясе чорында исә '''Затон им. Куйбышева / Куйбышевский Затон''' дип атала. http://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/rus/poselenia/zaton.htm
 
== [[Тимурбәк Дәүләтшин]] ==> [[Тимербәк Дәүләтшин]] ==
 
Тимурбәк, Тамырбәк вариантлары татар ономастикасына каршы килә. --[[Кулланучы:Derslek|Derslek]] ([[Кулланучы бәхәсе:Derslek|бәхәс]]) 27 апр 2019, 07:07 (UTC)
 
== [[Гносеология]] ==> [[Эпистемология]] ==
Гносеология еш эпистемологияга мәгънәдәш сүз бүлтәеп тору. Ләкин «эпистемология» ешрак кулланыла. 22 май 2019, 11:41 (UTC)
*{{Риза}} - күпчелек Интервикидә Эпистемология. Килешәм.--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 23 май 2019, 16:23 (UTC)
 
== [[Ирзә теле]] ==> [[Эрзә теле]] ==
"ирзә"га сылтама эшләми һәм, мөгаен, абруйсыз чыганакка. Glottolog "Эрзә теле [tt]"<ref>https://glottolog.org/resource/languoid/id/erzy1239</ref>, "Татар лексикологиясе" - "эрзя теле"<ref>Татар лексикологиясе: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – б. 44. ISBN 978-5-93091-213-5 </ref> формаларны күрсәтәләр. "Эрзә"не калдыру дип уйлыйм...
{{искәрмәләр}}
 
== [[Җенси тигезсезлек]] ==> [[Гендер тигезсезлек]] ==
Мәкалә гендер тигезсезлек турындагы мәкаләләргә юналта. Гендер һәм җенес - төрле төшенчәләр. Публицистикага сылтамаларны җитди кабул итәргә ярамый. Кадәр 1970 еллар "гендер" сүзе сирәк кулланыла иде. Әмма ул вакытта да иҗтимагый роль һәм биология арасында төгәл аерма ясала. Бүген "җенси тигезсезлек" дигән сүзтезмә "раса тигезсезлек" белдерүенә караганда күбрәк ике мәгънәлелек яңгырый. Мәкаләнең исеме дә, эчтәлеге дә үзгәртергә кирәк... [[Кулланучы:Üzgäreş|Üzgäreş]] ([[Кулланучы бәхәсе:Üzgäreş|бәхәс]]) 13 июн 2019, 15:49 (UTC)
 
*ТатВикидә татар сүзенә һаман өстенлек бирелә, шуңа күрә тәкъдимне якламыйм, каршылыклы мәсьәлә, уйларга кирәк.--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 13 июн 2019, 18:12 (UTC)
**Бу төрле төшенчәләр - "һава" һәм "азот" кебек. Яки "раса" һәм "милләт" кебек. Гендер - иҗтимагый сыйфатлама, ә җенес - биологик сыйфатлама. Татар телендә "азот" һәм "раса" өчен үз чыгышлы сүзләренең юклык - мәкалләрнең мәгънәсен үзгәртергә сәбәп түгелдыр? Менә шунда татар телендә "гендер" сүзен куллану мисаллары бар: [[http://giylem.tatar/archives/2485|1]]; [[http://giylem.tatar/archives/2536|//giylem.tatar/archives/2536|2]] [[Кулланучы:Üzgäreş|Üzgäreş]] ([[Кулланучы бәхәсе:Üzgäreş|бәхәс]]) 13 июн 2019, 19:59 (UTC)
***Кардәш ТөрекВикидә '''Җенсият тигезсезлеге''' дип атала. Җенсият нәкъ Гендерлыкка туры килә. Ничек уйлыйсыз?--[[Кулланучы:Kitap|Kitap]] ([[Кулланучы бәхәсе:Kitap|бәхәс]]) 18 июн 2019, 13:32 (UTC)
 
== [[Шәкүр (Свердлау өлкәсе)]] ==> [[Шөкүр (авыл)]] ==