Мөдәррис Әгъләмов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к redact, replaced: өфә → Уфа (2), пиянир → пионер using AWB
Юл номеры - 28:
Мөдәррис Әгъләмов [[1946 ел]]ның [[13 октябрь|13 октябрендә]] [[Татарстан]]ның [[Зәй районы]] [[Бишсубаш|Биш Субашы]] (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган. [[1965 ел]]да Түбән Биш авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел [[Казан дәүләт университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1968-1973 елларда [[Тукай районы]]ның Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары [[Яр Чаллы|Чаллы]] шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. [[1974 ел]]дан Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
 
Мөдәррис Әгъләмовның беренче шигырьләре [[1959 ел]]да [[Татарстан]] һәм [[Башкортстан]] пиянирпионер газеталарында һәм журналларында басылып чыга. Ә [[1968 ел]]да «[[Казан утлары]]»нда басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып, [[Хәсән Туфан]], [[Сибгат Хәким]] кебек олы әдипләрнең мактавына лаек була. [[1970 ел]]да «Кыңгырау» исемле мөсәкыйль китабы дөнья күрә. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик поэзия, халык иҗатыннан үсеп чыккан табигыйлек һәм эчке бер моң хас. Кечкенә генә поэтик дитәл аша ул туган ил, халык язмышы, аның үткәне һәм киләчәге турында фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарга омтыла, һәм күп очракта моңа ирешә дә.
 
Мөдәррис Әгъләмов сюжетка корылган күләмле шигырьләр һәм публицистик монолог, поэмалар язу юнәлешендә дә эзләнүләр алып бара («Онытма, Европа!..», «Тукайдан хатлар» исемле поэмалар һ.б.)