Хөсни Кәрим: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: Өфә → Уфа (4) using AWB
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: redact, replaced: пүлисә → полиция using AWB
Юл номеры - 27:
'''Хөсни Кәрим''', тулы исеме '''Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримов''' ([[1887 ел]]ның [[15 декабрь|15 декабре]] — [[1965 ел]]ның [[25 декабрь|25 декабре]]) — [[татарлар|татар]] [[язучы]]сы, мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе.
 
Ул [[1887 ел]]ның [[15 декабрь|15 декабрендә]] хәзерге [[Башкортстан]]ның [[Дүртөйле районы]] [[Тумырҗа]] авылында крестьян гаиләсендә туа. 14 яшеннән үз көнен үзе күрә башлый: җәен төрле яллы эшләрдә бераз акча туплап, кышларын мәдрәсәдә укый. [[1911 ел]]да [[Уфа]]да [[«Галия» мәдрәсәсе]]н тәмамлагач, хосусый әзерләнеп, гимназия программасы буенча [[урыс теле]] мөгаллимлегенә имтихан тота, аннары [[1914 ел]]ның җәенә кадәр [[Әстерхан]] шәһәренең хөкүмәт карамагындагы урыс-татар мәктәбендә балалар укыта. Әстерхандагы газеталарның берсендә басылган фельетоны өчен пүлисәполиция эзәрлекли башлагач, Хөсни Кәрим туган якларына кайта һәм Бөре өязенең [[Байкыбаш]] авылы мәктәбендә мөдир һәм укытучы булып эшли башлый, ә [[1915 ел]]дан шул ук өяздәге [[Богдан (Балтач районы)|Богдан]] авылында яңа ачылган төбәк китапханәсенә мөдир булып күчә. [[Октябрь инкыйлабы]]ннан соң тәҗрибәле мөгаллимне Бөре өязенең мәгариф эшләре җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул өяз авылларында яңа мәктәпләр ачу, укытучылар хәзерләү курслары оештыру, укытучыларның беренче өяз съездын үткәрү буенча зур эшләр башкара.
 
1919-1924 елларда Хөсни Кәрим [[Уфа]]да шәһәр мәгариф бүлегенең мөселман әдәбияты нәшрияты сиксәсе мөдире, [[Идел буе]] хәрби округы каршында татар–башкорт гаскәриләре өчен ачылган курсларда лектор һәм сәяси җитәкче, татар–башкорт нәшрияты бүлеге мөдире булып эшли. [[1922 ел]]да аны [[Уфа]] шәһәр советына депутат итеп сайлыйлар. [[1924 ел]]да Х. Кәрим [[Казан]]га юридик мәктәпкә укырга килеп, укуын тәмамлагач, [[Казан]]да яшәргә кала һәм 1926–1936 еллар арасында Главлит җитәкчесе, Татарстан Үзәк Башкарма комитетының читтән торып уку бүлеге мөдире һәм [[Татарстан радиокомитеты]]ның әдәби – музыкаль тапшырулар секторы мөдире хезмәтләрендә була. 1936 елда, каты авырып китү сәбәпле, Хөсни Кәрим актив җәмәгать эшләреннән читләшергә мәҗбүр була. Соңыннан Совет хөкүмәте аңа союз күләмендәге персонал [[пинсә]] билгели.