Мәхмүт Урматов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up using AWB
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: Өфә, replaced: Өфә → Уфа using AWB
Юл номеры - 28:
[[1926 ел]]ның 20 сентябрендә [[Татарстан Республикасы]]ның [[Балык Бистәсе районы]] [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]] авылында Хуҗагарипов Вәлимехәммәт мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Хуҗагарипов Вәлимехәммәт Хуҗагариф улы, мулла буларак репрессиягә дучар ителә, 1931 елның 4 апрелендә ул кулга алына һәм биш елга концлагерьга җибәрелә <ref>http://lists.memo.ru/d35/f152.htm</ref>. Әнисе Гәндәлиб Мирхайдарҗан кызы ([[Хәсән Фәтхетдинов]]ның сеңеле) алты баласы белән кыен шартларда кала. Мәхмүтнең [[Рәис Даутов]]ның балачак дусты була (Мәхмүт Рәистән ике яшькә олырак), алар арасында туганлык җепләре дә бар.
 
Мәхмүт Урматов Балтыйк флотында хезмәт итә. 1943 елда сугышка китә. Сугыштан соң хәрби хезмәтен тәмамлап 1950 елның 2 мартында [[Котлы Бөкәш]] авылына кайта. 1952 елның 20 августыннан алып ул [[Мамадыш районы]] [[Түбән Сон]] авылында физика һәм математика укытучысы булып эшли, 1960 елдан [[Балык Бистәсе районы]] [[Тәберде Чаллысы]] авылында мәктәп директоры була. Гомуми алганда ул укытучы булып 51 ел эшли, дәүләт бүләкләренә ия була. Шушы төбәктә Мәхмүт Урматов политехник музей һәм тарихи музей оештыра. Үзенең эш тәҗрибәсе белән Бөтенроссия конференцияләрендә чыгышлар ясый (шул исәптән [[Пятигорск]], [[Өфә|Уфа]] шәһәрләрендә үткәрелгән Бөтенроссия конференцияләрдә политехник белемнең нәтиҗәлелеген исбатлап докладлар ясый). Туган ягының тарихын өйрәнә, галимнәрнең игътибарын [[Борынгы Чаллы]] шәһәренә җәлеп итә. Мәхмүт Урматов [[1993 ел]]ның 2 декабрендә вафат. [[Балык Бистәсе районы]] [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]] авылы зиратында җирләнгән.
 
== Мәңгеләштерү ==