Мөхлисә Бубый: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к clean up using AWB |
DerslekBot (бәхәс | кертем) к Өфә, replaced: Өфә → Уфа (2) using AWB |
||
Юл номеры - 24:
<small>{{мәгънәләр|Буби}}</small>
<small>{{мәгънәләр|Нигъмәтуллина}}</small>
'''Мөхлисә Бубый''', [[Нигъмәтуллина Мөхлисә|Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина]] ('' [[1869 ел]], [[Россия империясе|РИ]], [[Вятка губернасы]], [[Сарапул өязе]], [[Иж-Бубый]] — [[1937 ел]]ның [[23 декабрь|23 декабре]], [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]], [[РСФСР]], [[БАССР]], [[
== Тормыш юлы ==
Юл номеры - 34:
Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Мөхлисә Бубыйның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң (1911), хатын-кызлар училищесе ябыла (1912). Мәдрәсә ябылгач, Мөхлисә Бубый [[Троицк]] шәһәренә ([[Ырынбур губернасы]]) күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйльме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. Мөхлисә Бубый [[Троицк (Чиләбе өлкәсе)|Троицк]]ида кызлар мәдрәсәсендә укытканда аеруча зур популярлык казана.
1917 елда аны Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1-10 май, 1917) Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Хатын-кызлар арасында дөньяда беренче казый була ул. 1917 елдан [[
Мөхлисә Бубый «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә [[1937 ел]]да кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубыйга чыгарылган хөкем карары башкарыла – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. Вафатыннан соң аклана.
|