Ибраһим Әхтәмов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тәрҗемәи хәле: Өфә, replaced: Өфә → Уфа using AWB
Юл номеры - 24:
'''Әхтә́мов Ибраһим Әбүсогуд улы''' (09.05.1880, Уфа шәһәре - 1931, Мәскәү), хокук белгече, татар меньшевиклары җитәкчеләренең берсе.
==Тәрҗемәи хәле==
[[Әбүсөгуд Әхтәмов]]ның улы, [[Ибнеәмин Әхтәмов]]ның бертуган энесе. [[1899 ел]]да [[Петербург университеты]]ның Шәрекъ телләре факультетына укырга керә, [[1900]] елның октябрендә [[Казан үнивирситите|Казан университеты]]ның юридик факультетына күчә. [[1902]] дә Казанда [[РСДРП]]ның беренче комитетын оештыручы һәм аның җитәкчеләренең берсе. [[1903]] елның язында сәяси эшчәнлеге өчен кулга алына һәм Казаннан сөрелә. 1905-07 дә [[бәлшәвикләр]] белән якынлаша. 1906 дан Петербург университетының юридик факультетына кире кайта, аны тәмамлагач, 1917 гә кадәр [[Өфә|Уфа]]да антлы вәкил булып эшли. Төрле иҗтимагый оешмалар эшендә катнаша (мәсәлән, «Югары уку йортларында укучыларга ярдәм итү җәмгыяте»ндә идарә әгъзасы, «Уфа губернасы халык университетлары җәмгыяте» әгъзасы һ.б.). Уфа шәһәре думасы гласные (1913-16). [[Февраль революциясе]]ннән соң [[Уфа губернасы]] иҗтимагый оешмалары комитеты һәм РСДРПның берләштерелгән Уфа комитеты рәисе, Уфа губернасы Эшче һәм солдат депутатлары советы башкарма комитеты, губернаның азык-төлек комитеты әгъзасы. Шул елның сентябреннән Уфа шәһәре Меньшевиклар партиясе оешмасы рәисе. РСДРПның апрель конференциясе эшендә (1917) һәм Эшче һәм солдат депутатларының Уфа губернасы советының 2 нче съездында (1917, июль) катнаша. [[Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае]] ([[Мәскәү]], 1917, май) президиумы һәм Бөтенрусия мөселманнары шурасы әгъзасы.
 
[[Бөек Октябрь инкыйлабы|Октябрь революциясеннән]] соң совет хакимиятенә каршылар сафына баса. [[КомУч]] тарафыннан [[1918]] нең сентябрендә Уфада уздырылган дәүләт киңәшмәсендә Себер, Урал һәм Идел буе шәһәрләре һәм земстволары вәкилләренең берсе буларак катнаша. Шул чорда Уфа шәһәре думасы гласные (1918, сент.). [[1922 ел]]дан Мәскәүдә - СССР Кулланучыларының Үзәк берлеге (Центросоюз) юристы. Язмышының соңгы еллары ачыкланмаган.