«Рифкать Исрафилов» битенең юрамалары арасында аерма

5 байт убрано ,  3 месяца назад
к
Өфә, replaced: Питырбур → Петербург, Өфә → Уфа using AWB
к (төркемдә үзгәртү)
к (Өфә, replaced: Питырбур → Петербург, Өфә → Уфа using AWB)
Үз авылларында җиде сыйныф тәмамлаган Рифкать белем алуны [[Олы Ака]] урта мәктәбендә дәвам итә. Биредә драма түгәрәгендә катнаша башлый. Урта мәктәптән соң колхозда эшкә кала. Тиздән аны клуб мөдире итеп тәгаенлиләр һәм колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Ул оештырган үзешчән драма түгәрәге бөтен районны, хәтта [[Чиләбе өлкәсе]]нең татар һәм башкорт авылларын йөреп чыга. Спектакльләр куюдан кергән акчаны клуб кирәк-яраклары алырга һәм балалар бакчасы төзелешенә тотыналар. Исрафиловның активлыгын күреп, район җитәкчеләре аны [[комсомол]] райкомы инструкторы итеп күчерәләр. Сәнгать һәвәскәрләре кышын тамашалар күрсәтүдән җыелган акчага язын районның пиянир лагере төзи башлыйлар. Еллар үтү белән бу лагерь республика дәрәҗәсендәге балалар савыктыру базасына әверелә.
 
[[Стәрлетамак]] мәдәни-мәгърифәт училищесына укырга керә. Уку йортының комсомол оешмасы секретаре була. Һөнәр үзләштерүне бер елдан соң [[Өфә|Уфа]]да [[Уфа сәнгать укуханәсе|сәнгать училищесында]] дәвам итә.
== Иҗат ==
[[1965 ел]] – [[Уфа сәнгать укуханәсе|сәнгать училищесының]] режиссерлык бүлеген тәмамлый. [[Гафури театры|Башкорт дәүләт академия театрының]] труппасына алына. [[1968 ел]]да А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтының (Мәскәү) режиссерлык бүлегенә укырга җибәрелә.
Халыклар дуслыгы ([[1986]]) һәм Почет ([[2002]]) орденнары, БАССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы ([[1991]]) белән бүләкләнгән.
 
[[ПитырбурПетербург]]дагы Петровка фән һәм сәнгать академиясенең гамәли әгъзасы (академик) итеп сайлана (1995);
 
Русия Театр эшлеклеләре берлеге секретаре һәм Русиянең милли театрлары советы рәисе.
12 122

правки