Шәехзадә Бабич: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү: Уфада һәйкәл куелды (2019)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: Өфә, replaced: Өфә → Уфа (3) using AWB
Юл номеры - 26:
 
== Тормыш юлы ==
[[Файл:Ш.Бабич 1.jpg|250px|thumb|right|<small>Ш. Бабич китабы. [[Өфә|Уфа]]. [[Башкортстан китап нәшрияты|Китап]]: ([[2015]]){{ref-ru}}</small>]]
[[Файл:Ш.Бабич һәйкәле (Уфа).jpg|160px|thumb|right|Уфадагы [[Шәехзадә Бабич һәйкәле (Уфа)|һәйкәле]]]]
Шәехзадә Бабич элеккеге [[Уфа губернасы]]ның [[Бөре өязе]] (хәзерге [[Башкортстан]]ның [[Дүртөйле районы]]) [[Әсән (Дүртөйле районы)|Әсән]] авылында дөньяга килә. Әтисе, Мөхәммәтзакир мулла була. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә әтисе кул астында ала. 15 яшеннән башлап Шәехзадә Бабич [[Казакъстан]] далаларында укытып йөри, Дүсәнбай дип аталган авылда балалар укыта. Шунда ул [[казакълар|казакъ]] акыннары белән якыннан аралаша, казакъ халык әдәбиятын өйрәнә, үзе дә каләм тибрәтә башлый.
 
[[1911 ел]]ның көзендә исә Шәехзадә [[Өфә|Уфа]] шәһәренә килә. Биредә ул данлыклы [[«Галия» мәдрәсәсе]]нә укырга керә. Мәдрәсәдә шәкертләр чыгарган «Эләктергеч», «Парлакъ» исемле кулъязма журналларда актив языша. [[«Шура» журналы]]на яза башлый, Уфа сәхнәсендә чыгышлары, үткен сатирик шигырьләре белән халык мәхәббәтен яулый.
 
[[1916 ел]]да, «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Бабич бер ел [[Троицк]] шәһәрендә мөгаллим булып эшли. Февраль революциясен ул шунда каршылый.
 
[[1917 ел]]ның җәен Бабич [[Өфә|Уфа]] шәһәрендә үткәрә, аннары [[«Кармак» журналы]]ның чакыруы буенча [[Ырынбур]]га күчеп, журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. Нәкъ шул вакытларда Ырынбурда буржуаз милләтчеләр тарафыннан төзелгән «Башкорт мәркәз шурасы»ның милли азатлык, милли автономия турындагы ялган фразаларына алданып, Шәехзадә Бабич [[Октябрь инкыйлабы]] һәм [[Русия ватандашлар сугышы|ватандашлар сугышы]] чорында [[башкортлар|башкорт]] милләтчелегенә бирелә, [[Зәки Вәлиди]]нең контрреволюцион «Башкорт хекумәте»нә теләктәшлек күрсәтә, хәтта анда эшләшеп тә йөри. Ләкин илдәге революцион вакыйгалар барышында ул үзенең милләтчелек карашларының ялгыш икәнлеген, аларның хезмәт халкы мәнфәгатьләре белән уртаклыгы булмаганлыгын аңлый һәм, [[1919 ел]]ның февралендә үзенең «Башкорт халкына көйле хитаб» исемле мәгълүм шигырен яза.
 
Ләкин шагыйрьнең гомере бик кыска була. Аңа озак яшәргә һәм иҗат активлыгын җәелдереп җибәрергә насыйп булмый. [[1919 ел]]ның [[28 март]]ында ул, типография эшләре буенча [[Баймак]] шәһәренә барышлый, юлда, фаҗигале рәвештә һәлак була. Ул гражданнар сугышы буталчыгында һәлак булган дигән мәгълүматлар бар.