Җузеппе Маззини: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тәрҗемәи хәле: Эсвичрә, replaced: Эсвичрә → Швейцария (3), Франса → Франция (2) using AWB
Юл номеры - 28:
[[1805 ел]]ның [[22 июнь|22 июне]]ндә [[Италия]]нең Генуя шәһәрендә җирле университетның анатомия профессоры гаиләсендә туган. Балачактан әдәбиятка тартыла. [[1827 ел]]да Генуя университетының юридик факультетын тәмамлый һәм Генуяда, Ливорнода нәшер ителүче газеталарда һәм әдәби-тәнкыйть журналларында хезмәттәшлек итә башлый.
 
[[1830 ел]]да [[карбонарийлар]]ның яшерен идән асты оешмасына керә. Кулга алынып, Савона кирмәне төрмәсенә ябыла, соңыннан [[Франса|Франция]]гә сөрелә.
 
[[1831 ел]]ның җәендә [[Марсель]]дә (''[[Франса|Франция]]'') Италиянең бердәмлеге, республика строен булдыру һәм [[Австро-Венгрия]] хакимлегеннән бәйсезлеге өчен көрәшне җитәкләячәк «Яшь Италия» оешмасы төзи, шул ук исемдә журнал нәшер итә башлый. [[Эсвичрә|Швейцария]] территориясеннән [[Италия]]нең Пьемонт өлкәсенә һөҗүм итүне оештыра. Һөҗүм барып чыкмагач, Җ. Маззинины Франциядән чыгарып җибәрәләр, ул [[Женева]]да урнаша. Италия хөкүмәте «Яшь Италия» әгъзаларын җәзага тарта, читтән торып Җ. Маззинины [[үлем җәзасы]]на хөкем итә.
 
[[1834 ел]]да [[Эсвичрә|Швейцария]]дә «Яшь Италия»не «Яшь Аурупа» исеме астында яңартып кору тырышлыгы барып чыкмый.
 
[[1837 ел]]ның [[гыйнвар]]ында [[Лондон]]га барып урнаша. Анда Италия эшчеләре берлеге төзи.
Юл номеры - 40:
Берничә рәт [[Италия]] парламентына депутат булып сайлана, ләкин Ватанына кайту өчен [[1866 ел]]да игълан ителгән амнистиядән файдаланмый.
 
[[1872 ел]]да Луганодан (''[[Эсвичрә|Швейцария]]'') [[Альп таулары]] аша [[Италия]]гә кайтканда салкын тиеп авырый, [[10 март]]та Пиза шәһәрендә вафат була. Генуяда җирләнә.
 
40 ел буе [[Италия]] милли-азатлык хәрәкәтенең сул буржуаз-демократик канаты {{comment|әйдәманы|лидеры}} була.