Марина Цветаева: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Эсвичрә, replaced: Эсвичрә → Швейцария, Франса → Франция (3) using AWB
Юл номеры - 32:
[[1892 ел]]ның [[26 сентябрь|26 сентябрендә]] ([[8 октябрь|8 октябрендә]]) [[Мәскәү]]дә туган. Әтисе — Иван Владимирович Цветаев (''[[1847]]-[[1913]]'') [[Владимир губернасы]] Талица авылыннан, үз тырышлыгы һәм таланты нәтиҗәсендә, күренекле филолог һәм сәнгать белгеченә әверелә, [[Мәскәү университеты]] профессоры, Румянцев музее директоры дәрәҗәләренә ирешә, Пушкин музеен нигезләүче була. Әнисе — Мария Александровна Мейн (''[[1868]]-[[1906]]'') руслашкан алман-поляк гаиләсеннән чыккан, А.Г. Рубинштейн шәкерте булган музыкант.

Балачагы һәм үсмерчагы [[Мәскәү]]дә һәм [[Калуга губернасы]] [[Таруса]] шәһәрендә, шулай ук чит илләрдә (''[[Италия]], [[Эсвичрә|Швейцария]], [[Алмания]], [[Франса|Франция]]'') уза. Кечкенәдән музыка мәктәбендә белем ала, [[Лозанна]] һәм Фрейбургта католик пансионнарында, [[Ялта]]да кызлар гимназиясендә, [[Мәскәү]]дә шәхси пансионнарда (''Брюхоненко гимназиясенең 7 сыйныфын бетерә'') укый. 16 яшендә [[Париж]]га китеп, Сорбонна университетында иске француз әдәбияты тарихы курсын тыңлый.

6 яшеннән шигырьләр (''[[рус теле|русча]], [[алман теле|алманча]], [[француз теле|французча]]'') яза.

Юл номеры - 53:
==== Франция ====
[[1925 ел]]ның 1 ноябрендә, Чехиядәге авыр тормыштан гаҗиз булып, балалары белән [[Париж]]га күченеп килә. Франциядә Марина Цветаева 13 елдан артык яши: беренче айларда [[Париж]]да, [[1926 ел]]да Вандея һәм Бельвюда, [[1926]]-[[1932 ел]]ларда Медонада, [[1932]]-[[1934 ел]]ларда [[Кламар]]да, [[1934]]-[[1938 ел]]ларда Ванвта, [[1938]]-[[1939 ел]]ларда Парижда (''«Иннова» кунакханәсендә''). Һәр җәйдә балалары белән диңгезгә бара. Әдәби уку кичәләре үткәрү өчен [[Париж]]дан [[1926 ел]]да [[Лондон]]га, [[1929]], [[1932]], [[1936 ел]]ларда Брюссельгә барып килә.

[[Франса|Франция]]дә Марина Цветаева, шагыйрә буларак, тиз танылу ала. [[1926 ел]]ның 6 февралендә Парижда беренче әдәби кичәсе уза. Әлеге кичә шагыйрәгә дан-шөһрәт, шул ук вакытта көчле көндәшлекне сизгән мөһаҗир язучылар тарафыннан көнчелек тә алып килә. Марина Цветаева Парижда мөһаҗир язучыларның бернинди берлекләренә дә кушылмый. Чагыштырмача мөстәкыйль, ирекле булып кала. Хәтта тәнкыйть мәкаләләре язып, аңлы рәвештә, үзенә ошамаган мөһаҗир язучылар белән туры конфликтка да керә. [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|Советлар Русиясендә]] калган язучы-шагыйрьләр белән элемтәсен өзми (мәсәлән, «кызыл шагыйрь» [[Владимир Маяковский|Маяковский]] шигырьләрен [[француз теле|французчага]] тәрҗемә итә, аның үлеменә багышлап реквием яза, шулай ук Брюсовка реквием, [[Сергей Есенин]]га поэма багышлый, [[Борис Пастернак|Пастернак]] белән хат алыша). Парижда шигырьләрен «Современные записки» журналы һәм «Последние новости» газетасы бастырып чыгара, гаилә шуларның гонорарына яшәргә мәҗбүр була. С.Н. Андроникова-Гальперн җитәкчелегендә «М. Цветаевага ярдәм фонды» да (''әдәби кичәләр үткәрү, билетлар сату юлы белән'') оештырыла.

Ире Сергей Эфрон [[Праһа]]да университет тәмамлагач, төрле хезмәтләргә (''кинода статист-актер, журналист һ.б.'') алынып карый, [[1931 ел]]дан башлап, [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] гражданлыгы алу артыннан йөри башлый. «[[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|Ватанга]] кайту берлеге» дигән оешманың актив әгъзасына әверелә.

Марина Цветаева һәртөрле сәясәттән ерак тора. «Перекоп» (''[[1929]]'') поэмасын, «Патша гаиләсе турында поэма» яза.

Юл номеры - 63:
== ССРБ ==
==== Мәскәү ====
[[18 июнь]]дә [[Мәскәү]]дә Марина Цветаеваның гаиләсе кушыла. [[Мәскәү өлкәсе]]ндәге Большево бистәсендә (''хәзерге'' [[Королёв (шәһәр)|Королёв]]) бергә яши башлыйлар. Бәхетле тормыш озакка бармый: [[август]] аенда кызы Ариадна, [[октябрь]] аенда ире Сергей кулга алына. М. Цветаевага [[Мәскәү]]дә 3, [[Голицыно]]да 1 фатир алыштырырга туры килә. [[Франса|Франция]]дән килгән багажны ел буена бирми интектерәләр. Бу чорда күп санлы тәрҗемә (''[[француз теле|французчадан]], [[алман теле|алманчадан]], [[грузин теле|грузинчадан]], [[болгар теле|болгарчадан]], [[поляк теле|полякчадан]] һ.б.'') исәбенә яшиләр. [[1940 ел]]ның [[көз]]ендә «Гослитиздат» нәшрияты шигырьләр җыентыгын бастыруга әзерли, ләкин тискәре рецензия язылып, китап басылмыйча кала.

==== Алабуга ====