Германия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Эсвичрә → Швейцария (2), Франса → Франция (8), Нидирлан → Нидерланд, - → — (4), Пүлшә → Польша (2) using AWB
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к Билгия, replaced: Билгия → Бельгия (3) using AWB
Юл номеры - 1:
{{ДәүләтВМ}}
 
'''Алмания''' (шулай ук: '''Германия''', {{lang-de|Deutschland}}), рәсми исеме белән '''Алмания Федератив Җөмһүрияте''' ({{lang-de|Bundesrepublik Deutschland}}, {{Audio|De-Bundesrepublik Deutschland.ogg|тыңлау}}<ref>{{cite book |editor=Mangold, Max |title=Duden, Aussprachewörterbuch |edition=6th |year=1995 |publisher=Dudenverlag |language=German |isbn= 978-3-411-20916-3 |pages=271, 53f}}</ref>)&nbsp;— [[Үзәк Аурупа|Үзәк]] һәм [[Көнбатыш Аурупа]]да урнашкан [[мөстәкыйль дәүләт]]. Төньякта [[Төньяк диңгез]], [[Балтыйк диңгезе]] һәм [[Дания]] белән, көнчыгышта [[Польша]] һәм [[Чехия]] [[республика]]лары белән, көньяк-көнчыгышта [[Аустрия|Австрия]] һәм көньякта [[Швейцария]] белән, көнбатышта [[Франция]], [[Люксембург]] белән, төньяк-көнбатышта [[Билгия|Бельгия]] һәм [[Нидерланд]] белән чиктәш. Җирнең [[уртача климат]]лы өлкәсендә урнашкан.
 
Алмания&nbsp;— федератив парламент [[җөмһүрият]]е, 16 автономияле илдән (өлкәдән) тора. Мәйданы&nbsp;— {{сан|357386|км}}²<ref name="Fläche">{{cite web |title=Fläche und Bevölkerung |url=https://www.statistikportal.de/de/bevoelkerung/flaeche-und-bevoelkerung |website=www.statistikportal.de |language=de}}</ref>, су өлеше&nbsp;— {{сан|2.42|%}}. Якынча 82 миллион халкы белән [[Аурупа берлеге]]ндә халык саны буенча беренче урында. [[Башкаласы]] һәм иң [[Халык саны буенча Алмания шәһәрләре|эре]] шәһәре&nbsp;— [[Берлин]]. Иң эре [[конурбация]]се исә (берничә үзәкле [[шәһәр агломерациясе]])&nbsp;— мәркәзләре [[Дортмунд]] һәм [[Эссен]] шәһәрләре булган [[Рур өлкәсе]]. Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр: [[Һамбург]], [[Мюнхен]], [[Кёльн]], [[Майндагы Франкфурт]], [[Штутгарт]], [[Дүссельдорф]], [[Лейпциг]], [[Бремен]], [[Дрезден]], [[Һанновер]] һәм [[Нүрнберг]].
Юл номеры - 133:
 
Һитлер гамәлләренә җавап йөзеннән Британия, хәрби хәрәкәтләрне туктатуны таләп итеп, Алманиягә ультиматум куя. Бу ультиматум инкарь ителгәч, ике көннән соң, 3 нче сентябрь көнне, [[Британия]] һәм [[Франция]] Алманиягә каршы сугыш игълан итәләр<ref>Hiden, John; Lane, Thomas (2003). ''The Baltic and the Outbreak of the Second World War.'' Cambridge University Press. {{ISBN|978-0-521-53120-7}}, pp.&nbsp;143–144.</ref>.
1940 елның апрелендә Алмания [[Дания]] һәм [[Норвегия]]не, май—июньдә исә [[Билгия|Бельгия]], [[Голландия|Һолландия]], [[Люксембург]] һәм [[Франция]]не басып ала. Шул ук елның июлендә алман һава көчләре Британиягә дә һөҗүм итә, әмма Британия гаскәрләре бу һөҗүмнәрне кире кагуга ирешә.
 
1941 елның апрелендә Алмания [[Югославия кыйраллыгы|Югославия]] һәм [[Юнанстан]]ны басып ала. Шул ук елның 22 июнендә исә Алмания [[Бөек Ватан сугышы|Советлар Берлегенә һөҗүм итә]]. Сугыш башындагы уңышларга карамастан, алманнар ахыргы исәптә җиңелә. 1945 елның 2 маенда совет гаскәрләре Берлинны яулап ала. 7 майда [[Реймс]] шәһәрендә алман вәкилләре берсүзсез тәслим (капитуляция) турында актка кул куя. 8 майда совет ягы таләбе буенча, алар кабат тәслим (капитуляция) актын имзалыйлар.
Юл номеры - 183:
тәбәнәк, кайбер түбәләренең генә биеклеге 3000 м га җитә. Альп таулары итәгендә кеше кулы тимәгән табигать яхшы сакланган, ул тыюлыклар һәм милли парклар рәвешендә саклана.
 
Алмания төньякта [[Дания]], көнчыгышта [[Польша]] һәм [[Чехия]], көньяк һәм көньяк-көнчыгышта [[Аустрия|Австрия]], көньякта [[Швейцария]], көньяк-көнбатышта [[Франция]], көнбатышта [[Люксембург]] һәм [[Билгия|Бельгия]], төньяк-көнбатышта [[Нидерланд]]лар белән чиктәш. Төньякта [[Төньяк диңгез|Төньяк]] һәм [[Балтыйк диңгезе|Балтыйк]] диңгезләре суы белән юыла.
 
Гыйнварның уртача температурасы 1,5&nbsp;°C тан (тигезлекләр) — минус 6&nbsp;°C кача (таулар). Июльнең уртача температурасы 18&nbsp;°C тан 20&nbsp;°C кача. Еллык явым-төшем микъдары 600-800 мм. Биек [[тау]]ларда [[җәй]] салкын, явым-төшем микъдары 1000-2000 мм.