Магутны Божа: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 7:
[[File:Данчык.jpg|thumb|right|300px|Данчык 1989 елда]]
Җырны тудырып дөньяга танытучылар өчесе дә — катлаулы һәм гыйбрәтле язмыш ияләре һәм белорус халкының турылыклы милләтпәрвәрләре.

“Магутны Божа”ның беренчел чыганагы булган “Беларусь хакына дога” шигыре (белорусча исеме — “Малiтва за Беларусь”) авторы '''Наталья Арсеньева''' (белорусча — '''Наталля Арсеннева''') Бакуда урыс гаиләсендә туган, беренче шигырьләрен яшүсмер чакта ук урыс телендә яза башлаган. Гаиләсе Вильно (хәзерге Вильнюс) шәһәренә күчеп киткәч, белорус гимназиясен тәмамлаган һәм белорус милләтеннән булган Польша ватандашына кияүгә чыккан. Шуннан соң шагыйрәнең иҗаты гел белорус телендә генә дәвам итә.

1939 елның сентябрендә аның ирен Польша армиясенә чакыртып алып китәләр. 1940 елда, Литваны совет гаскәрләре басып алгач, шагыйрәне... поляк ватандашы һәм офицерының тормыш иптәше булганга күрә, ике баласы белән бергә Казакъстанга сөрәләр. Ләкин бер елдан соң ук, белорус халык язучысы Янка Купала үтенечен искә алып, Минскига кайтаралар. Һәм Ватан сугышы башлангач, Наталья ике баласы белән алман баскынчылары кулында кала. “Советлардан күп җәбер күргәннән соң, без алманнарга өмет баглаган идек, — дип яза бу еллар турында шагыйрә. — Кем уйлаган аны, алман фашистлары да шундый ук кешелексез булыр, дип...”

Шулай да Наталья Арсеньева, Кызыл Армия Беларусьны совет карамагына кире кайтарыр алдыннан ире Франтишек Кушель һәм баласы Владимир белән бергә алманнарга ияреп китеп, соңрак АКШка барып чыга һәм шунда яшәп кала.

Белорус халкы шагыйрәсенең җәсәде Нью-Йорк штатының Рочестер шәһәре зиратында җирләнгән. Минск өлкәсенең Старые Дороги шәһәрендә аңа һәйкәл куелган. Вильнюс шәһәренең белорус гимназиясендә Наталья Арсеньева истәлегенә хәтер тактасы куйганнар.