Магутны Божа: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 2:
 
=== Авторлар һәм тәүге башкаручы ===
[[File:Natalla Arsieńnieva1927.jpg|thumb|300px200px|right|Наталья Арсеньева 24 яшьлек чакта]]
Җырны тудырып дөньяга танытучылар өчесе дә — катлаулы һәм гыйбрәтле язмыш ияләре һәм белорус халкының турылыклы милләтпәрвәрләре.<br>
“Магутны Божа”ның беренчел чыганагы булган “Беларусь хакына дога” шигыре (белорусча исеме — “Малiтва за Беларусь”) авторы '''Наталья Арсеньева''' (белорусча — '''Наталля Арсеннева''') Бакуда урыс гаиләсендә туган, беренче шигырьләрен яшүсмер чакта ук урыс телендә яза башлаган. Гаиләсе Вильно (хәзерге Вильнюс) шәһәренә күчеп киткәч, белорус гимназиясен тәмамлаган һәм белорус милләтеннән булган Польша ватандашына кияүгә чыккан. Шуннан соң шагыйрәнең иҗаты гел белорус телендә генә дәвам итә. 1939 елның сентябрендә аның ирен Польша армиясенә чакыртып алып китәләр. 1940 елда, Литваны совет гаскәрләре басып алгач, шагыйрәне... поляк ватандашы һәм офицерының тормыш иптәше булганга күрә, ике баласы белән бергә Казакъстанга сөрәләр. Ләкин бер елдан соң ук, белорус халык язучысы Янка Купала үтенечен искә алып, Минскига кайтаралар. Һәм Ватан сугышы башлангач, Наталья ике баласы белән алман баскынчылары кулында кала. “Советлардан күп җәбер күргәннән соң, без алманнарга өмет баглаган идек, — дип яза бу еллар турында шагыйрә. — Кем уйлаган аны, алман фашистлары да шундый ук кешелексез булыр, дип...”<br>