Магутны Божа: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Создано переводом страницы «Магутны Божа»
(аермасы юк)

27 дек 2019, 19:10 юрамасы

“Магутны Божа” — бүген белорус халкының рухи һимны дип танылган бу җырның сүзләрен шагыйрә Наталья Арсеньева (1903-1997), көен композитор Николай Равенский (1886-1953) 1940 нчы елларда ук язган булганнар. Ул 1980 нче еллар азагында, АКШта туып, хәзер Праһада яшәүче белорус җырчысы Данчык (үз исем-фамилиясе — Багдан Андрусишин, 1958 елда туган) үз тарихи Ватанында үткәргән концертлардан соң, Беларусьта да бик популяр булып китә. “Магутны Божа” бүген күп кенә белорус җырчылары репертуарыннан төшми торган җыр. 2002 елда Беларусь оппозициясе аны белорус халык һимны буларак кабул итә. “Вакыты җиткәч, ул әле дәүләт һимны да булып китәчәк”, — ди бу хакта Белорус халык фронты лидерлары.

Авторлар һәм тәүге башкаручы

Җырны тудырып дөньяга танытучылар өчесе дә — катлаулы һәм гыйбрәтле язмыш ияләре һәм белорус халкының турылыклы милләтпәрвәрләре.

“Магутны Божа”ның беренчел чыганагы булган “Беларусь хакына дога” шигыре (белорусча исеме — “Малiтва за Беларусь”) авторы Наталья Арсеньева (белорусча — Натальля Арсеньнева) Бакуда урыс гаиләсендә туган, беренче шигырьләрен яшүсмер чакта ук урыс телендә яза башлаган. Гаиләсе Вильно (хәзерге Вильнюс) шәһәренә күчеп киткәч, белорус гимназиясен тәмамлаган һәм белорус милләтеннән булган Польша ватандашына кияүгә чыккан. Шуннан соң шагыйрәнең иҗаты гел белорус телендә генә дәвам итә. 1939 елның сентябрендә аның ирен Польша армиясенә чакыртып алып китәләр. 1940 елда, Литваны совет гаскәрләре басып алгач, шагыйрәне... поляк ватандашы һәм офицерының тормыш иптәше булганга күрә, ике баласы белән бергә Казакъстанга сөрәләр. Ләкин бер елдан соң ук, белорус халык язучысы Янка Купала үтенечен искә алып, Минскига кайтаралар. Һәм Ватан сугышы башлангач, Наталья ике баласы белән алман баскынчылары кулында кала. “Советлардан күп җәбер күргәннән соң, без алманнарга өмет баглаган идек, — дип яза бу еллар турында шагыйрә. — Кем уйлаган аны, алман фашистлары да шундый ук кешелексез булыр, дип...”

Шулай да Наталья Арсеньева, Кызыл Армия Беларусьны совет карамагына кире кайтарыр алдыннан ире Франтишек Кушель һәм баласы Владимир белән бергә алманнарга ияреп китеп, соңрак АКШка барып чыга һәм шунда яшәп кала.

Белорус халкы шагыйрәсенең җәсәде Нью-Йорк штатының Рочестер шәһәре зиратында җирләнгән. Минск өлкәсенең Старые Дороги шәһәрендә аңа һәйкәл куелган. Вильнюс шәһәренең белорус гимназиясендә Наталья Арсеньева истәлегенә хәтер тактасы куйганнар.

Минск губернасында туган Николай Равенскийның да (белорусча — Мікалай Равенскі) гомер юлы башы Русия белән бәйләнгән булган. Ул, 1913-1915 елларда Петербургтагы регентлар курсында белем белем алып, соңрак Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. Ләкин аның композитор, музыка белгече һәм галим буларак бөтен тормышы тулысынча белорус халкының музыка сәнгатенә багышланган. 1944 елда, алман баскынлыгы тәмамланыр алдыннан, ул гаиләсе белән Көнбатыш Аурупага күчеп китә һәм 1950 елда Бельгиядә төпләнеп кала. Равенский мөһаҗирлектә дә белорус җәмгыяте эшләрендә актив катнаша һәм иҗади эшчәнлеген дәвам итә. Композиторның җәсәде Лөвен шәһәре зиратында җирләнгән.

Җырчы Данчыкның югары тембрлы тавышы “Песняры” ансамбле солисты Леонид Борткевичныкын хәтерләтә. Тормышының беренче 30 елдан артык өлеше АКШ белән бәйләнгән. Инглиз телендә генә белем алган булуына карамастан, ул белорус һәм украин телләрен камил белә, һәм аның иҗади эшчәнлеге дә нәкъ шул тугандаш телләрдә. 1989 елда артист ата-бабасы Ватанында чыгышлар ясый һәм белорусларның яраткан җырчысы булып китә. Озак та үтми Багдан Андрусишин АКШтан Чехиягә күчеп килә. Шуннан бирле ул “Азатлык” радиосының белорус бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли.


МАГУТНЫ БОЖА

Магутны Божа! Ўладар сусветаў,

Вялiкiх сонцаў i сэрц малых,

Над Беларусяй, цiхай i ветлай,

Рассып праменьнi свае хвалы.


Дай спор у працы, штодзённай, шэрай,

На лусту хлеба, на родны край.

Павагу, сiлу i велiч веры

Ў нашу праўду, у прышласьць дай.


Дай урадлiвасьць жытнёвым нiвам,

Учынкам нашым пашлi ўмалот.

Зрабi свабоднай, зрабi шчасьлiвай

Краiну нашу i наш народ!


QÖDRÄTLE ALLA

Qödrätle Alla! Bar dönyabıznıñ,

Küklär, yöräklärneñ Xakime,

Tınıç häm yaqtı Belarusebıznı —

Yarlıqağıl, Xoday, bezneñ ilne.


Birgel xezmättä köndälek uñış,

İkmäk nasıyp it här töbäkkä,

Xörmät, qödrät häm böyek ışanıç

Bezneñ xaqlıqqa, kiläçäkkä.


Uñdırışlı qıl qırlarıbıznı,

Bulsın balalar igelekle.

Äylä Watanıbıznı, xalqıbıznı

Azat häm qüätle, bäxetle.


КОДРӘТЛЕ АЛЛА

Кодрәтле Алла! Бар дөньябызның,

Күкләр, йөрәкләрнең Хакиме,

Тыныч һәм якты Беларусебызны —

Ярлыкагыл, Ходай, безнең илне.


Биргел хезмәттә көндәлек уңыш,

Икмәк насыйп ит һәр төбәккә,

Хөрмәт, кодрәт һәм бөек ышаныч

Безнең хаклыкка, киләчәккә.


Уңдырышлы кыл кырларыбызны,

Булсын балалар игелекле.

Әйлә Ватаныбызны, халкыбызны

Азат һәм куәтле, бәхетле.


{|

|белорусча ||татарча |||tatarça

|-

|Магутны Божа||Кодрәтле Алла|||Qodrätle Alla

|-

|Магутны Божа! Ўладар сусветаў,

Вялiкiх сонцаў i сэрц малых,

Над Беларусяй, цiхай i ветлай,

Рассып праменьнi свае хвалы.


Дай спор у працы, штодзённай, шэрай,

На лусту хлеба, на родны край.

Павагу, сiлу i велiч веры

Ў нашу праўду, у прышласьць дай.


Дай урадлiвасьць жытнёвым нiвам,

Учынкам нашым пашлi ўмалот.

Зрабi свабоднай, зрабi шчасьлiвай

Краiну нашу i наш народ!

|| Кодрәтле Алла! Бар дөньябызның,

Күкләр, йөрәкләрнең Хакиме,

Тыныч һәм якты Беларусебызны —

Ярлыкагыл, Ходай, безнең илне.


Биргел хезмәттә көндәлек уңыш,

Икмәк насыйп ит һәр төбәккә,

Хөрмәт, кодрәт һәм бөек ышаныч

Безнең хаклыкка, киләчәккә.


Уңдырышлы кыл кырларыбызны,

Булсын балалар игелекле.

Әйлә Ватаныбызны, халкыбызны

Азат һәм куәтле, бәхетле.

||| Qödrätle Alla! Bar dönyabıznıñ,

Küklär, yöräklärneñ Xakime,

Tınıç häm yaqtı Belarusebıznı —

Yarlıqağıl, Xoday, bezneñ ilne.


Birgel xezmättä köndälek uñış,

İkmäk nasıyp it här töbäkkä,

Xörmät, qödrät häm böyek ışanıç

Bezneñ xaqlıqqa, kiläçäkkä.


Uñdırışlı qıl qırlarıbıznı,

Bulsın balalar igelekle.

Äylä Watanıbıznı, xalqıbıznı

Azat häm qüätle, bäxetle.

|

|}