Контент бетерелгән Контент өстәлгән
|
|
|
|}
'''''Аурупа Берлеге һимны'''''
Күңелләргә иңә шатлык
Илаһият нурында,
Низагтан туеп сыендык
Тәңребез хозурына!
Берләшә рухи нигездә
Элек аерылганнар,
Ходай канат җәйгән җирдә
Без бәндәләр — туганнар.
Миллионнар, иң куеп иңгә,
Шатлыкка җирне күмсен!
Туганнар Галәм түрендә
Әл-Вәдүд барын белсен!
Тормышта туры юл тоткан,
Иңдәшен дус дип тойган,
Гомер юлдашын яраткан —
Булсын ул безнең туган!
Тәкәбберлеккә бирелгән,
Башканы күреп түбән,
Дуслык кадерен белмәгән —
Китсен безнең берлектән!
[[Төркем:1785 ел]]
|