Ризаэддин Фәхреддин: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү |
DerslekBot (бәхәс | кертем) к clean up, replaced: Өфә → Уфа (3) using AWB |
||
Юл номеры - 39:
[[Уфа]] шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә ([[Үзәк диния нәзарәте|Диния Нәзарәте]]нә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Ризаэтдин Фәхретдиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.
=== Ырынбур, «Шура» журналы ===
[[Ырынбур]] шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре – бертуган [[Шакир Рәмиев|Шакир]] һәм [[Закир Рәмиев]]ләр, мөхәррире [[Фатыйх Кәрими]]ләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда
Бертуган [[Рәмиевләр]] 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар. [[Шура (журнал)|«Шура»]] («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэтдин Фәхретдин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Ризаэтдин Фәхретдин «Шура»ны, мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне – әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф, дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да – баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда [[Ырынбур]]дагы [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]ндә дәресләр дә укыткан.
|