Солтан Габәши: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: Өфә → Уфа (4) using AWB
Юл номеры - 27:
'''Солтан Хәсәнгата улы Габәши''' — [[Татарлар|татар халкының]] күренекле композиторы.
 
Солтан Габәши [[1891 ел]]ның [[13 май|13 маенда]] Казан губернасы [[Казан өязе]] [[Алат даругасы|Алат волосте]]ның Тенивраг – [[Солабаш]] (хәзерге [[Татарстан]]ның [[Биектау районы]] [[Кече Солабаш]]) авылында [[җәдитчелек|җәдит]] мулла [[Хәсәнгата Габәши]] гаиләсендә туа. [[Мөхәммәдия (мәдрәсә)|«Мөхәммәдия»]] ([[Казан]]) һәм [[«Галия»]] ([[ӨфәУфа]]) мәдрәсәләрендә укыганнан соң ул ӨфәУфа һөнәр училищесында белем алуын дәвам иттерә. Солтан кечкенә вакытында ук кубызда, гармунда халык көйләрен уйнарга өйрәнә. [[Музыка]]га сәләтен күреп, әтисе аңа укытучы чакыра. Берничә ел музыка гыйлеме буенча дәресләр алу аңа зур ярдәм итә. ӨфәУфа мәдрәсәсендә укыганда ук С. Габәши музыкаль кичәләрдә катнаша, пианист-аккомпаниатор буларак чыгышлар ясый. Солтан көй язу өлкәсендә дә үзен сынап карый. 1913-1915 елларда ул үзенең беренче оригинал әсәрләрен яза (“Кәккүк”, “Рөкыя-гөлкәем”, “Вальс”, “Пикник”, “Татар кызы”).
 
[[1915 ел]]да С. Габәши [[Казан]]га кайта һәм [[КДУ|университетның]] юридик факультетына укырга керә. Ике ел укыгач, аны армиягә алалар. Казанда аның музыка буенча эшчәнлеге тагын да активлаша. С. Габәши татар драма труппасының берничә спектакленә ([[Гаяз Исхакый|Г. Исхакыйның]] “Зөләйха”, [[Фәтхи Бурнаш|Ф. Бурнашның]] “Таһир-Зөһрә”, К. Рәхимнең “Бүз егет” әсәрләре) музыкалар яза. Актуаль темага язылган җырлары, “Яңалиф маршы” үз вакытында халыкка киң таныла. Композиторның “Кәккүк” романсы – шулай ук халык мәхәббәтен казанган әсәрләрнең берсе.
Юл номеры - 39:
[[Газиз Әлмөхәммәтов]] һәм [[Василий Виноградов]] белән берлектә, С. Габәши беренче татар опералары – “Сания” (1925) һәм “Эшче”не (1930) иҗат итүдә катнаша.
 
[[1932 ел]]да С. Габәши [[ӨфәУфа]]гәга күчеп китә, [[Башкорт сәнгать техникумы]]нда укыта, [[Башкортстан Композиторлар берлеге]]н оештыручыларның берсе була.
 
С. Габәши [[1942 ел]]ның [[8 гыйнвар]]ында [[Борай районы]]нда сөргендә вафат була.