Казан каймасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Казу эшләре: clean up using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
Окопчылар иртәнге караңгыдан 3-4 чакрымдагы тау буена окоп казырга китәләр. Ерак авыллардан 15-20 км араны ат җигеп киләләр, соңыннан шул атлар белән казылган җирнең туфрагын читкә ташыйлар. Эшләүчеләрнең 70-75% хатын-кыз була.
 
Эш кораллары көрәк, кәйлә, носилка, лом була. Башта туфракны окоп кырыйларына носилка белән ташып, брустверлар ясыйлар. Ә көннәр салкынаеп, җир каткач, эшләр авырая: кәйлә, лом белән чокып алган туфрак [[чикләвек]] зурлыгыннан артмый. Ә эшли торгач, тәҗрибә дә арта: окопчылар, кар яугач, казыган җирне кар белән күмеп калдыра башлый. Туң җирне учак ягып эретәләр, ә утынны колхоз бакчасындагы алмагачларны кисеп әзерлиләр. 1941 елгы кыш бик салкын була, уртача температура 30 градуска җитә, 40 градуслы һәм аннан да салкынрак көннәр дә була. Шулай да салкын дип эштән калу катгый тыела.
 
Фашистлар [[Мәскәү]] тирәсендә тар-мар ителүенә, фронтларда хәлнең берникадәр яхшыруына карамастан, Казанны саклау корылмалары, окоп казулар [[1942 ел]]ның [[11 февраль|11 феврал]]енә кадәр тукталмый. Төзелеш эшләре, планда каралганча, тулысынча үтәлә. Окоп казучылар өйләренә 1942 елның март урталарында гына кайта. [[Октябрь]]-[[февраль]] айларында биш айга якын дәвам иткән бу хезмәт республикабыз һәм районнар тарихына үзенең героик һәм фаҗигале битләре белән кереп калды.