Йорт дуңгызы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Сыйфатлама: clean up using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 21:
 
==Ияләштерү==
Кеше дуңгызны моннан 6-7 мең еллар чамасы элек кулга ияләштергән. Борынгы заманнардан ук аучыларга [[кыргый дуңгызлар]] — кабаннар — [[Поляр түгәрәк]]тән алып экваторга кадәр бөтен җирдә очраган. Кабаннарны су буендагы камышлыкларда, елга үзәннәрендәге куаклыкларда аулаганнар. Кабаннар «утрак» яшәгән. Көнне алар аулак урыннарда үткәргәннәр, ә төнлә тамак туйдырырга чыкканнар; [[имән]] чикләвеге, [[чикләвек]], өлгергән алма һәм груша эзләп ашаганнар, камыш тамырларын актарганнар, әкәм-төкәм, суалчан, вак җәнлекләр, кәлтә еланнарны һәм хәтта еланнарны ашаганнар, җир өстендәге кош ояларын туздырганнар. Теләсә нәрсә ашый торган бу хайваннарны йортта асрау бик кыен булмый. Ауда кулга эләккән буй-буй кабан дуңгызлары тоткында яшәргә җиңел ияләшкәннәр. Алар бик тиз үскәннәр. Тәмле ит биргәннәр. Азыкка талымсыз булулары һәм характерлары белән дуңгызлар борынгы бабалары — кабаннарга бик охшаганнар. Кыргый кабаннар кебек үк, алар начар күрәләр, әмма яхшы ишетәләр, искә дә бик сизгерләр. Көтүлеккә чыгарсаң, азык эзләп, җир казырга тотыналар. Кыргый кабаннар төсле, таныш түгел урында да дуңгызлар юлны бик тиз табалар.
==Сыйфатлама==
Бу хайван озак еллар буена кеше тәэсирендә бик нык үзгәргән, һәм бу үзгәреш аның тышкы кыяфәтендә генә чалынмаган. Хәзер ул төнлә йоклый, көндез тамак туйдыра. Кыргый дуңгызга караганда ике-өч тапкыр артык бала китерә. Үзенең кыргый кардәше янында алып сыман. Хәзер инде авырлыгы ярты тоннага җиткән нәселле дуңгызлар бар.