Шампан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
кушымта
Юл номеры - 9:
Шампан шәрабе бөтен дөнья күләмендә ике технология: акратофор (резервуарларда) һәм классик технологияләр буенча, ягъни шешәләргә тутырып җитештерелә.
Беренче ысул – резервуар ысулы җитештерү процессының тизләтелгән режимына нигезләнә, ягъни шәраб азрак чыгымнар белән, күп күләмдә җитештерелә. Бу шәраб бәясендә чагылыш тапса да (очсызрак), сыйфатында – тапмый диярлек.
Классик ысул белән җитештерелгән шәрабләр озак тотылулары (өч елга кадәр) белән “мактана” ала. Алар кыйммәтрәк йөри. Киштәдә мондый шәрабне башкасыннан бик тиз аерырга була: аның этикеткасына “выдержанный” дип языла. Эксперт яки инде шампан шәрабен үлеп яраткан кеше түгел икәнсез, төрле ысуллар белән җитештерелә торган эчемлекнең хуш исе, тәме үзенчәлекләрен төгәл генә билгели алмассыз, мөгаен. Шулай да сизелерлек бер аерма бар: белгечләр фикеренчә, резервуардагыдан алынганыннан аермалы буларак, классик шәрабтә беленер-беленмәс [[чүпрә]] тәме була.<ref name="gosalcogol.tatar.ru">[http://gosalcogol.tatar.ru/tat/index.htm/news/170821.htm ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Русиядә җитештерелгән шампан шәрабенең 11 үрнәген дегустацияләү булды]</ref>Виноградның яраклы сортын сайлау. Территориядә үстерелә торган барлык сортлардан коньяк җитештерү өчен: Цицка, Цоликаури, Горули, Мцван, Чинури, Ркацетельләр сайлап алынды.<ref>[https://1buyup.ru/eniseli-cognac-artcl.html Җитештерү технологиясе.]</ref>
 
==Шампан атамасына хокуклар==
Русия французларның Champagne һәм Cognac терминнарына хокукларын тулысынча таный. 1996 елда, этикеткаларга ''champagne'' урынына кириллицадагы вариантын гына урнаштыру вәгъдәсе белән Русиядә шампан исеме белән шәраб чыгару дәвам итә. 2011 елда Русия Күбекле шәраблар җитештерүчеләрнең ассоциациясе Шампань шәрабларының профессиональара комитеты белән Русиянең француз терминнарын кулланудан баш тарту срогын 2022 елга кадәр кичектерү турында килешүгә ирешүен игълан итте. Әйтергә кирәк, Русиянең шампан җитештерүчеләре кулланучы гадәтләнгән терминнан баш тарту нәтиҗәләренә сагаеп карый. “Абрау-Дюрсо” башлыгы Павел Титов фикеренчә, французларның таләбе – гадел таләп, тик кулланучыларны яңа атамага өйрәтү өчен Русия җитештерүчеләренә вакыт кирәк. Ул мисал сыйфатында [[Испания]]не китереп үтте: аңа җитештерүчеләренең этикеткаларына гадәттәге ''champagne'' терминын ''cava'' дигән яңа терминга (хәзер Испаниядә күбекле шәраблар шулай дип атала) алыштыру өчен 15 еллык күчеш чоры бирелгән булган.<ref>[http://gosalcogol.tatar.ru/tat/index.htm/news/187941.htm Коньяк һәм шампан кибет киштәләреннән юкка чыкмаячак әле]</ref>