Әнгам Атнабаев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 36:
Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми. [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры]] 80 еллык юбилеена туры китереп, Әнгам Атнабаевның «Игезәкләр» пьесасын сәхнәгә куйды.
 
Әнгам Атнабаев, зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да иде. Башкортстанда татарча язу һәм үз әсәрләреңне сәхнәләрдән ана телендә уку хупланмаган элекке елларда да Әнгам Атнабаев бары тик татар телендә генә иҗат итте һәм шигырьләрен дә фәкать татар телендә генә яңгыратты. Үзенчә бер каһарманлык билгесе булды бу<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2010/2/24/53847/ Башкортстанда Әнгам Атнабаевны искә алалар]</ref>. 1971 яки 1972 елда бер төркем татар әдипләре — [[Әнгам Атнабаев]], [[Динис Исламов]], [[Әсгать Мирзаһитов]], [[Нәҗип Асанбаев]], [[Башкортстан өлкә комитеты]] җитәкчесе [[Зыя Нуриев]] янына кереп, республикада татар телендә китаплар нәшер ителмәү мәсьәләсен күтәрәләр.<ref>[http://matbugat.ru/enc/islamov-dinis-1560/ Үз иленең үги баласы]</ref>
 
== Искәрмәләр ==