Идрис Кәлимуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 23:
}}
<small>{{мәгънәләр|Кәлимуллин}}</small>
'''Идрис Кәлимуллин''' – күренекле актер һәм популяр җырчы, Башкортстанның халык, [[Татарстан Республикасының Атказанган артисты|Татарстанның атказанган]] артисты, Бөтенрусия эстрада конкурслары лауреаты.
 
== Тәрҗемәи хәл ==
Идрис Кәлимуллин [[Илеш районы]]ның [[Шәммәт]] авылында туган. Кечкенәдән җырларга, бигрәк тә театр уйнарга яраткан. Шушы мавыгулар аны 1982 елда [[Уфа дәүләт сәнгать институты]]на алып килгән.
 
Институтны тәмамлаганнан соң Идрис Батыршәех улы Уфада яңа гына барлыкка килгән Яшь тамашачы театрында эш башлый. Сәләтле актерны тиз күрәләр, ул труппаның әйдәүче актеры булып китә. Әмма Идрис эзләнүләр юлын сайлый һәм менә инде ул — яңа гына ачылган [[Нур театры|«Нур» татар дәүләт театры]]нда тамашачының яраткан актеры.
 
Киләсе борылыш [[1997 ел]] белән бәйле. Идрис Кәлимуллин театрдан китә һәм үз эшен ача. Әйтергә кирәк, сәхнәгә багышланган дистә елда ул 20дән артык кабатланмас образ тудырган. [[Мирхәйдәр Фәйзи]]нең “Ак калфак”ында — Бакый, [[Илдар Юзеев]]ның “Кыз казлары артыннан” әсәре буенча куелган спектакльдә — Малик, [[Гаяз Исхакый]]ның “Зөләйха”сында — Сәлимҗан, [[Шекспир]]ның “Ромео белән Джульетта”сында Ромео һәм башка рольләрне чагу башкарып, тамашачы күңелен яулый актер.
 
Театрдан китеп, Идрис “Сәйяр” дигән үз эстрада театрын булдыра. “Сәйяр” тиз арада популярлык яулый һәм бүген дә уңышлы эшләвен дәвам итә.
 
== Чыганаклар ==
* [http://kiziltan.ru/kultura/971-z-yubileeny-zerl-iel-tgel-ikn.html 09.04: Үз юбилееңны әзерләү җиңел түгел икән!]
 
{{DEFAULTSORT:Кәлимуллин, Идрис}}
[[Төркем:Татар артистлары]]
[[Төркем:Татар җырчылары]]
[[Төркем:Башкортстанның халык артистлары]]
[[Төркем:Татарстанның атказанган артистлары]]
 
{{DEFAULTSORT:Кәлимуллин, Идрис}}