Нерон: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
пробел алынды, сылтама урнаштырылды |
пробел алынды |
||
Юл номеры - 33:
Луций Домиций Агенобарб тумышы белән Домиций исемле [[плебей|плебейлар]] нәселеннән була. [[Светоний]] сөйләүенә караганда, булачак императорның бабалары кискен холыклы булулары белән аерылып торалар, чын римлыларга хас яхшы якларга һәм кимчелекләргә ия булалар.
[[Домицийлар нәселе]] ике ыругка бүленгән була, алар-
Неронның бабасының атасы гореф- гадәтләргә һәм “Алла кушканнарга” каршы килгән өчен [[Юлий Цезарь|Юлий Цезарьны]] судка тартмакчы була. Август идарә иткән вакытларда триумфлы күренекле хәрби җитәкче булган бабасы, Луций Домиций Агенобарб, б.э.к. 16 елда консуллык һәм шушы елда ук, Сенний законы нигезендә, патрицийлык ала.<ref>''[[Дион Кассий]]''. Римская история, 10a, 1—3.</ref> Аның малае, [[Гней Домиций]], 32 елдагы консул, 28 елда [[Тиберий]] боерыгы буенча, [[Октавиан Август|Октавиан Августның]] оныкчыгы [[Юлия Агриппина|Юлия Агриппинага]] өйләнә. Тугыз елдан аларның беренче балалары- Луций Домиций туа. [[Светоний]] сөйләүләренә караганда, малайның әтисе дусларыннан котлау алгач: “Миннән һәм Агриппинадан кешелек дөньясына кайгы һәм курку китерерлек бәндә генә туа ала,”- дип җавап бирә.
|