Әфләтүн: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 49:
Б.э.к. IV гасырның 70—60 нчы еллар. Чор өчен характерлы күренеш — мөстәкыйль һәм субстанциаль чынбарлык югарылыгында бәяләнгән идеяләр турындагы тәгълиматны дәлилләргә омтылу. Әфләтүн фикеренчә, бу идеяләр материаль чынбарлыкны билгели. Үзенең шушы юнәлештәге фикерләрен исбатлауда Платон чикләнгән [[эмпиризм]]ның кимчелекләренә таянып эш итәргә тырыша. Шуның өстенә берникадәр абстракт (адрессыз) тәнкыйтьләү белән дә мавыгып китә. Бу чор өчен бөек галимнең мифология чиренә, урыны-урыны белән мистикага бирелеп китүе дә хас.
 
=== Соңгы чор ===
Б.э.к. IV гасырның 50 нче елларына туры килә. Әфләтүннең дәүләт фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итүе белән характерлана. Кыскасы, Әфләтүн фәлсәфәсендә зур урынны өч [[онтология|онтологик]] субстанция («бербөтен», «акыл» һәм «җан») турында тәгълимат ала.
 
== Идеализм ==
Әфләтүн фикеренчә, идея — беренчел, ә материя — икенчел. Әфләтүннең бу карашлары фәндә абсолют идеализм дип аталды. Идеянең беренчел һәм хәлиткеч рольдә алынуы Әфләтүннең [[гносеология]]сендә дә чагыла.
 
Галимнең «идея» турындагы фикерләренә килгәндә, ул — фәнгә «идея» һәм «идеаль» терминнарын керткән. Идеяләр дөньяда иң беренчел, иң башлангыч рольне үтәүче кыйммәтләр булып чыга. Шул ук вакытта реаль предметлар һәм күренешләр һичнинди игътибарга ия түгелләр.
 
Әфләтүн үзенең тәгълиматында [[диалектика]]га да урын бирә. Шулай да Әфләтүннең мантыйк, танып белү, диалектика, онтология теорияләре, бер-берсе белән бәйләнешле булса да, һаман да бер яссылыкта — үзе тарафыннан уйлап чыгарылган һәм аны чикләнмәгән көчкә әверелдергән идеягә генә кайтып кала. Платонның идеалистик фикерләре үзе хезмәт куйган барлык гуманитар фәннәр өлкәсендә дә урын таба. Этикада ул өч төрле игелекне атый: акыллылык, батырлык һәм аек ярсучанлык. Алар барысы бергә гаделлек дип аталган игелекне тәшкил итәләр.
 
== Сәяси карашлар ==
Әфләтүннең сәясәт белеменә кагылышлы фикерләре дә бар. Ул җәмгыятьнең өч катлаудан торуы турындагы теориясен дәлилләргә тырыша. Аныңча, фәлсәфәчеләр дәүләт белән идарә итәләр; сугышчылар дәүләтне эчке һәм тышкы дошманнардан саклыйлар; крестьяннар белән һөнәрчеләр — дәүләтне материаль яктан тәэмин итүчеләр.
 
Әфләтүн дәүләтнең килеп чыгуы турында фикер йөрткәндә, дәүләтнең оешу сәбәбе — ихтыяҗ, дип әйтә. Галим дәүләт белән идарә итүдә өч форманы таный: [[монархия]], [[аристократия]] һәм [[демократия]]. Шушы өч форманың һәркайсының эчендә ул икешәр вариантны — барлыгы алты вариантны күрә. Әлеге формаларның иң гадел булганы — аристократия.
 
== Шулай ук карагыз ==
{{Викиөзек|Платон}}
{{Портал|Шәхесләр}}
 
== Чыганаклар ==
* [[Казбек Гыйззәт|Гыйззәтов К.Т.]], Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
 
[[Төркем:Борынгы грек фәлсәфәчеләре]]