Нерон: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
пробел алынды, сылтама урнаштырылды
Юл номеры - 24:
}}
 
'''Нерон Клавдий Цезарь Август Германик''' ({{lang-la|Nerō Claudius Caesar Augustus Germanicus}}, [[15 декабрь]] [[37 ел|37]] — [[9 июнь]] [[68 ел|68]]<ref>''Светоний''. Нерон, 9.</ref>, туганда бирелгән исеме - '''Луций Домиций Агенобарб''' ( [[Латин теле|лат.]] Lucius Domitius Ahenobarbus) — Юлий- Клавдийлар нәселеннән булган соңгы [[Рим]] императоры, 54 елның 13 октябреннән идарә итә башлый.
 
Шулай ук [[Сенат]] [[прицепс|прицепсы]], [[трибун]] ({{lang-la|Tribuniciae potestatis}}), Ватан атасы ({{lang-la|Pater patriae}}), Бөек понтифик ({{lang-la|Pontifex Maximus}}) (55 елдан башлап), биш мәртәбә [[консул]] (55, 57, 58, 60, 68 елларда).
Юл номеры - 50:
Бер елдан соң, 41 елның 24 гыйнварында, Калигула баш күтәргән [[преторианнар]] тарафыннан үтерелә. Хакимияткә аның озак вакытлар акылга тулы түгел дип саналган туган абыйсы Клавдий килә. Яңа император сөргендәге туганнарын — Агриппина һәм Юлия Ливиллаларны сөргенлектән кире кайтара. Әмма Агриппинаның барлык милке тартып алынган, ә ире вафат булганлыктан, аның кайтырга урыны булмый. Шул чакта Клавдий Агриппина белән [[Гай Саллюстий Пассиен Крисп|Гай Саллюстий Пассиен Криспны]] никахлаштыра. Моның өчен Гай Саллюстийга беренче хатыны, Неронның тагын бер туган апасы — Домиция Лепида Өлкән белән аерылышырга туры килә.
 
Гай Саллюстий — Римда хакимиятле һәм хөрмәтле кеше, ике тапкыр консул булып сайланган. Агриппина һәм Нерон белән бергә алар Римда яши башлыйлар. Гәрчә башта Агриппина сәясәттән тулысынча аерымланса да, Мессалина — Клавдийның хатыны шул вакытта ук аны үзенең, ә Неронны малае Британникның җитди көндәше итеп күрә. Мессалина Пассиен Криспа йортына Неронны йоклаганда буарга тиешле яллы кеше үтерүчеләр җибәрә. Ләкин [[риваять]] буенча, Неронның йокысын саклаучы еланны күреп шаккаталар һәм качалар. Мессалина анана соң да Агриппина һәм Неронны юкка чыгарырга омтылышларын дәвам итә, әмма Клавдий нигәдер бу очракта үз хатынының теләген хупламый.
 
47 елда Гай Саллюстий вафат була. Рим буенча шунда ук Агриппина ирен байлыгына хуҗа булу өчен агулаган дигән имеш- мимешләр тарала. Криспа үлгәннән соң, аның бердәнбер варислары булып Нерон һәм Агриппина кала. Агриппина халык арасында бик популярлаша. Саллюстия үлгәч, аның тирәсендә Мессалинадан канәгать булмаган кешеләр даирәсе туплана. Алар арасында киләчәктә Агриппинаның сөяркәсенә әйләнгән казна идарәчесе Марк Антоний Паллас та була.