Ихлас сүрәсе: юрамалар арасында аерма
Новая страница: «'''Әл-Ихлас сүрәсе''' (''Кольһүаллаһ'')- Коръәндәге 112 нче сүрә, 4 аятьтән тора. Бөтен гали...» |
(аермасы юк)
|
6 дек 2009, 16:33 юрамасы
Әл-Ихлас сүрәсе (Кольһүаллаһ)- Коръәндәге 112 нче сүрә, 4 аятьтән тора. Бөтен галимнәр дә аны Мәккәдә иңгәнлеген әйтәләр. Татар халкы күбрәк бу сүрәне Кольһүаллаһ дип йөртә. Моннан тыш «Әт-Тәүхид» (Аллаһның барлыгы-берлеге хакында), «Сүрәтүт-Тәфрид», «Сүрәтүт-Тәҗрид», «Сүрәтүн-Нәҗәт», «Сүрәтүл-Виләйәһ» дип тә атыйлар.
Иңү сәбәбе:мөшрикләр Мөхәммәд галәйхис-сәлам янына килеп:«Йә Мөхәммәд! Безгә Раббыңның кемнән, кайсы нәселдән килеп чыкканлыгы турысында сөйлә әле!» - дип әйтәләр. Һәм бу сүрә моңа җавап булып иңә.[1]
Сүрә
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
Куль һүә-лаһу әхәд 1. Аллаһүс-самәд 2. Ләм йәлид үә ләм йүләд 3. үә ләм йәкүл-ләһү күфүән әхәд 4.
Тәрҗемә:
«Шәфкатьле. рәхимле Аллаһ исеме белән... Әйт:«Ул - Аллаһ - бер! Аллаһ - мәңге булучы. Ул тудырмады да һәм тумады да, һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң булмады».
Искәрмәләр
- ↑ Үбәйй ибне Кәгъб сөйләгән. Хәзрәти Мукатиль фикеренчә, Мөхәммәд галәйхис-сәламнән бу турыда яһүдиләр сораган
Әдәбият
Һәфтияк шәриф тәфсире. - Казан: Раннур, 2003.