Гәрәбә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к 31.186.241.87 үзгәртүләре (бәхәс) Derslek юрамасына кадәр кире кайтарылды
Тамга: кире кайтару
18mk (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{ҮК}}'''Гәрәбә''' — казылма сумала, органик матдәләр классыннан минерал. Бизәнү эшләнмәләр һәм [[дарулар]] ясауда кулланыла. Борынгы [[грек теле]]ндә “илектр” дип йөртелгән. Хәзерге киң кулланылыштагы [[электр]] сүзе шуннан алынган. Кешеләр гәрәбәдән ясалган муенса ефәк яки йон киемгә ышкылганда аннан очкыннар чыкканын күргәннәр. Бу таш тәнгә ышкылып йөргәндә дә [[электр корылмалары]] барлыкка килүе билгеле. Элек-электән хатын-кызлар, гәрәбә муенса тагып йөреп, зоб авыруын дәвалаганнар. Шуңа күрә гәрәбә муенсаның дәрәҗәсе зур булган.
 
Гәрәбә миллион еллар дәвамында зур басым астында [[нарат]] сагызыннан барлыкка килә. Ул, табигый казылма буларак, диңгез төбеннән һәм диңгез кырыенда казылган шахта-карьерларда табыла. Аны чит матдәләрдән аерып алу ысулы алтын юуга охшаган. Аерма бары шунда, [[алтын]] ком, таш, балчыктан авыр була, гәрәбә, киресенчә, җиңел казылма. Ул [[Җир шары]]ның һәр почмагында очрый. Әмма дөнья күләмендә әлеге асылташ запасының 90 процентка якыны [[Калининград өлкәсе]]нә туры килә. Аны табу һәм эшкәртү дә монда өстенлек алган. Дөньядагы бердәнбер “гәрәбә музее” да [[Калининград]] шәһәрендә. Әлеге музей [[1979 ел]]да ачылган.