«Эжен Делакруа» битенең юрамалары арасында аерма

8 байт добавлено ,  2 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
 
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[File:Delacroix barque of dante 1822 louvre 189cmx246cm 950px.jpg|thumb|''[[Данте көймәсе]]'' ([[1822]]), [[Лувр музее|Лувр]]]]
[[Image:Eugène Delacroix - Le Massacre de Scio.jpg|thumb|''Хиоста суеш'' ([[1824]]), [[Лувр музее|Лувр]]]]
[[1798 ел]]ның [[26 апрель|26 апрелендә]] [[Париж]] яны бистәсендә бай буржуа гаиләсендә туган. Кечкенәдән рәсем ясарга сәләте ачыла. Әнисе ягыннан туганы, һөнәри рәссам [[:fr:Henri-François Riesener|Анри-Франсуа Ризенерның]] туганнан туган энесенә йогынтысы көчле була<ref>Французская живопись XIX века. От Давида до Фантен−Латура. Ленинград: «Аврора», 1972. 50нче биттә</ref>. Шәкертләрен көчле ватандарлык рухында тәрбияләүче Бөек Людовик лицеенда укуы тарихи темага картиналар ясауга этәргеч бирә. Алга таба билгеле рәссам, укытуда академизм яклы булган [[:fr:Pierre-Narcisse Guérin|Пьер Нарсис Герен]] (''[[1774]]—[[1833]]'') остаханәсенә урнаша. Анда рәсем ясау техникасына ныклап өйрәнә. [[Лувр музее|Луврда]] [[Питер Пауль Рубенс|Рубенс]], [[:nl:Antoon van Dyck|Ван Дейк]], [[Диего Веласкес]] картиналарыннан копияләр ясый. Сынлы сәнгатьтә француз романтизмына нигез салучы [[:fr:Théodore Géricault|Теодор Жерико]] (''[[1794]]-[[1824]]'') һәм [[:fr:Antoine-Jean Gros|Антуан Гро]] (''[[1771]]-[[1835]]'') белән аралашу яшь рәссамның иҗатына зур йогынты ясый. Гро яшь рәссамны чиста, катыштырылмаган буяулар белән эш итәргә, хәрәкәтне, күләмне сурәтләргә өйрәтсә, Т. Жерикодан экспрессив, колоритлы, динамикалы, психологик картина ясарга өйрәнә.
[[Image:Eugène Delacroix - La liberté guidant le peuple.jpg|thumb|''[[Халыкны әйдәүче Азатлык]]'' ([[1830]]), [[Лувр музее|Лувр]], [[Париж]]]]
[[File:Ferdinand-Victor-Eugène Delacroix, French - The Death of Sardanapalus - Google Art Project.jpg|thumb|''Сарданапалның үлеме'' ([[1827]]), Э. Делакруа музее, [[Париж]]]]
Т. Жерико һәм А. Ж. Гро иҗатлары тәэсирендә ясаган беренче эше — «''Данте һәм Вергилий җәһәннәм күлендә көймәдә баралар''» (''[[Данте көймәсе]]'') ([[1822]]) авторга дан китерми. Ә менә икенче әсәре, [[Төркия|госманлы төрекләр]] изүе астында интегүче [[Греция|грек халкы]]на теләктәшлек белән ясалган «''Хиоста суеш''» (''[[1824]]'') картинасы белән билгеле була. [[Джордж Байрон|Байрон]]ның трагедиясе буенча ясалган «''Сарданапалның үлеме''» (''[[1827]]'') картинасында автор гомуми хаосны, тормышның бетүен күрсәтә алган. Соңгы [[Ассирия]] патшасы Сарданапал, дошманнарына тере килеш бирелмәс өчен, үзенең туганнары, бөтен байлыгы белән сарайга бикләнеп, янып үлә.
 
[[1830 ел]]гы [[:ru:Июльская революция|июль инкыйлабы]] тәэсирендә ясалган [[Халыкны әйдәүче Азатлык|«''Халыкны әйдәүче Азатлык''»]] (''икенче исеме'' Азатлык баррикадаларда) (''[[1831]]'') картинасында символик образ — кулына өч төсле байрак тоткан көчле яшь хатын-кыз инкыйлабчыларның азатлыкка, җиңүгә омтылышын гәүдәләндерә. [[Франса|Франция]]нең яңа хөкүмәте картинаны сатып ала, ләкин картинаның халыкка артык көчле тәэсир иткәнен күреп, тиз генә күргәзмәдән ала.
1 234 896

правок